Бер йөрәктә - дүрт яра: Зур Кукмара авылыннан Гөлнәзирә Хафизованың ачы язмышы турында
Әмма, бик кызганыч, ул инде аларның берсен дә күкрәгенә кысып, аркаларыннан сөеп ярата алмый
Зур Кукмара авылында яшәүче Гөлнәзирә апа Хафизовага 75 яшь. Һәм ул бүгенге көндә япа-ялгыз. Дөрес, туганнары, килене, оныклары, күрше-тирә һәрдаим хәлен белеп торса да, күңеленең сызлавы һич тә кимеми. Улларын югалту ачысы аның маңгаенда тирән җыерчыклар булып түгел, ә йөрәгендә мәңгелек яра булып ята. Ринат, Илшат, Ришат, Ринат... Бүгенге көндә алар дүртесе дә әтиләре Зиннур белән бергә – авыл зиратында.
Нәзирә апа үзе Чишмәбаш авылында туа. Яшьтән Мәскәү каласына китеп, стахановчы булган әнисе Бөек Ватан сугышы алдыннан кияүгә чыга. Ире сугыш кырында ятып калгач, кечкенә улы белән Чишмәбашка кайтуга, фермага мөдир итеп куела, үзенә ферма йортыннан торыр урын да бирелә. Ә Чишмәбашта туып-үскән, армиядә хезмәт иткән вакытында сугыш башланып, анда 22 көн генә катнашып калган Гарәфи Фәизов бу вакытта әсирлеккә эләгә. Үз тырышлыгы, булганлыгы белән генә исән калып, Бухенвальд җәберләүләрен күреп, бары тик 1948 елда гына туган авылына кайта ул һәм Мәгърүфәгә өйләнә. Тормышның үтне сытардай әнә шундый әчесен яшьли күргән бу парның 1949 елны Гөлнәзирәләре туа. Берничә елдан Гарәфи гаиләсе белән Алтай ягына чирәм җирләрне үзләштерергә китеп бара, әмма хатынының сагышлануына, балалар татар булуларын оныталар дип борчылуына түзә алмыйча, ике елдан кире кайталар. Зур Кукмарада ферма төзиячәк бригадага бригадир итеп Гарәфине чакыралар.
Менә шулай итеп, 70 ел элек Нәзирә апаның Зур Кукмарадагы тормыш дәфтәре языла башлый да инде. Ә аның һәрбер битендә диярлек күз яшьләре...
– 8 сыйныфны тәмамлагач, мин, ябык кына, кечкенә буйлы кызчык, фермага сыер саварга килдем. Беренче көннәрне 18 сыерны кул белән сауганда, бармак тиреләре суелып төшә иде. Суыткычлар юк. 16шар литрлы чиләкләрне чишмә суы эченә куелган бидоннарга бушатабыз, – ди Нәзирә апа яшьлеген барлаганда. – Мин эшкә кергән елны саву аппараты кайтты, һәм хезмәтебез берникадәр җиңеләйде. 18 яшемдә кияүгә чыктым, тормыш иптәшем Зиннур да фермада эшләде. Беренче улыбыз Ришат 1967 елның октябрь аенда туды. Биш елдан соң Ринатны, төгәл бер елдан Илшатны алып кайттык.
Тормышлары әкрен генә үзалдына тәгәрәп, берсеннән-берсе кечкенә өч улларын үстереп, матур гына яшәп ятканда, гаиләгә коточкыч зур кайгы килә.
– 1977 елның 15 апреле минем йөрәгемә канлы хәрефләр белән язылган, – ди Нәзирә апа, битеннән аккан күз яшьләрен сөртә-сөртә. – Зиннур фермага эшкә киткәндә, аңа: “Кайтканда ипи ал әле”, – дип әйтеп калдым. Үзем әйттем, үзем Зиннур кайтканчы, авыл кибетендә ипи бетәр дә әле ул, малайларны ашатырга кирәк бит дип, тиз генә киендем дә Кукмарага барып кайтырга булдым. Ринат белән Илшат өйдә калдылар, Ришаты мәктәптә укуда. Алты буханка ипи, бер килограмм шикәр комы алып, Зур Кукмарадан утырып киткән автобус белән кире әйләнеп тә кайттым мин…
Үз урамнарына кереп, йорт турыларына җиткәндә өйләренең түбә кыегыннан төтен чыгып утырганын күрә ул. Кулындагы әйберләрен ташлап, күршеләренә йөгереп керә. Ә анда олы яшьтәге ападан башка беркем дә юк, башкалары – эштә.
“Әби, чык әле, бездә янгын бугай дип кычкырдым да өйгә йөгердем. Ул вакытта кырпак кар явып үткән иде. Тәрәзә каршындагы абзар стенасына көрәк терәтеп куелган. Ишек ягыннан булмады, тәрәзәне көрәк белән ваттым да шуннан кермәкче булам. Буем җитми, Сәрбиҗиһан апа мине күтәреп кертмәкче була, көче җитми. Керткән булса, әллә мин дә шунда калыр идем инде. Тәрәзә пыялаларын кулым белән өстерәп төшерәм, үзем кычкырып елыйм, Ринат, Илшат дип эндәшәм. Пыяла кулымны кисеп бетергән иде, мине шунда ук дәваханәгә алып китеп тектеләр, аннан соң да 40 көн яраларны бәйләтергә йөрдем әле”, – дип, шушы мизгелне искә алып, тагын бер кат йөрәк ярасын яңартты Нәзирә апа.
Сабыйларның гәүдәләрен түр бүлмәдәге карават астыннан табалар. Берсенә – биш, икенчесенә алтынчы яшь була…
– Балаларны ничек озатканны аермачык хәтерләмим, безне укол кадап йоклаттылар, – дип сүзен дәвам итә Нәзирә апа. – Зиннур авылда янгын икәнен ишетеп, эштән йөгереп кайта, безнең турыга җиткәч кенә кемнәр янганын аңлап ала. Иң элек бер күршегә кереп, ник безнең малайлар кайда икән соң ул дип сорый, аннары икенчесенә. Берсе дә җавап бирми. Шул вакытта авыл Советы җитәкчесе, күршеләргә кереп: “Балаларны бүген җирлибез”, – диюгә, Зиннур аңын җуеп егыла. Улларымны күмәргә алып киткәндә, мине күршеләрдән җитәкләп чыкканнарын беләм, әмма аякларым тотмас хәлгә җитеп сыгылып төшкәч, кире алып керделәр. Зиннур машинада барганда башын аска игән иде, егылмаса ярый дип сөйләшкәннәрен хәтерлим. Үзәк өзгеч әлеге хәсрәттән озак айныдым мин.
Әйе, 28 яшьлек ана бу кайгыдан шашар дәрәҗәгә җитә. Күмерләнеп беткән кисәү башларын күкрәгенә кысып, бала тибрәткән кебек урамда йөргәнен авылдашлары бу хәлгә инде 48 ел үтсә дә хәтерлиләр әле.
Ришат та энеләрен югалту ачысын бик авырдан үткәрә. Өйләре янганын белгән 10 яшьлек сабый бала дәрестән китеп, су колонкасы өчен казып куелган балчык өеменә басып карап тора. Ә соңыннан, өй, каралты-кура төзелгәч, абзар стеналарына акбур белән “Ринат + Илшат = минем энеләрем бит алар” дип язып тутыра. Сагышлана. Зиратка баргач та, ник каберләрен балчык белән күмеп бетердегез, энеләремне карарга пыяла куеп калдырмадыгыз дип елый.
– Апрельдә яндык, август аенда Зур Кукмара, тирә-як авыллар халкы акчалата зур ярдәм күрсәтеп, авыл халкы өмә ясап салып биргән шушы йортка күчтек. Кием-салым, азык-төлекнең исәбе-хисабы булмады. Әлеге ярдәм безгә яшәргә көч бирде, хәзер дә рәхмәт укыйм, – ди Нәзирә апа. – Шуннан соң мин фермада эшли алмадым инде, ачулансалар да, малларны чыгарырга дип ишек ачкан саен зират күренә, булмый дип киттем. Типографиядә хәреф җыючы, соңыннан көнкүреш комбинаты аша өйдә итек түшәүче булып эшләдем. Ике улым янгында үлеп, ике ел үткәч, дүртенче улым Ринатны алып кайттым. Мулладан: “Улларымны бик сагынам, бу бала гел Ринатка охшаган, аның исемен кушсам ярыймы?” – дип сорадым. Ул рөхсәт бирде. Ринат кечкенә иде әле, бер төндә йоклый алмый яттым да кече якка чыгып утырып, елый-елый бәет яздым. Шуннан аз гына җиңеләеп киткән кебек тоелды. Әмма укыган саен елаганымны күреп, Зиннур ул бәетне юк итте, ахрысы.
Зиннуры белән бер-берсен юатып, аңлап, 39 ел да алты ай гомер иткәч, тагын бер кайгы ишек шакый: никадәр генә тәрбияләсә дә, күпме генә үлән-дарулар эчерсә дә, Зиннур абый начар чирдән вафат була. Шунысын да өстик: яшәү дәверендә бер тапкыр да Нәзирә апаның күңелен телгәләп, балаларны син генә карамадың бит дип әйтми ул. Ә 2020 елда тагын зур хәсрәт килә: 50 яшен тутырган уллары Ришат, кисәк йөрәге туктап, мәңгелеккә китеп бара.
...Ринатны соңгы юлга озату яңа гына өзелгән куе кызыл төстәге роза чәчәкләренең әллә каян аңкып торган исе, аларны кулларына тотып, янәшәмдә утырган олпат ир-атның бертуктамый күзләреннән аккан яшь тамчыларын сөртүе белән хәтеремдә сакланыр... Әйе, бүгенге көндә Нәзирә апаның дүртенче улы да безнең арабызда юк инде.
Үзе дә үзвакытында армия хезмәтен үтәп кайткан 45 яшьлек Ринат Хафизовның күңеле махсус хәрби операция башлануга ук алгысый башлый. Инсульт кичергән, икенче төркем инвалид булган әнисен ике ел буе бу сорау белән борчымый ул.
– 2024 елның ноябрь ае, кичке сәгать бишләр тирәсе иде. Залда телевизор карап утырганда Ринат яныма килде дә: “Әни, күптәнге теләгем, контракт төзим дә озакламый китәм мин”, – ди. Күпме генә кире күндерергә тырышсам да, сүзеннән кайтмады. Нәрсә буласын да, ничек буласын да беләм, үлсәм – герой булып кайтырмын, диде. Хәрби киемен кигәч сөенде дә үзе. Аны махсус хәрби операциягә озатырга иптәшләре, авылдашлар бердәм булып килделәр. Урам тулы халык иде. Өйдән чыккач, баскыч башына иң элек аяк киемен куйды да өйалдының башта бер ягына әкрен генә башын борып карады, аннан икенче ягына. Мәңгелеккә саубуллашам дип уйлагандыр инде, балакаем. Китәсе машинага утырыр алдыннан да мине кочаклап елады, улым, контракт төзергә дүрт көнең бар бит әле, кире уйла дип, шунда да ялындым. Ниятеннән кире кайтмады. Киткәндә дә елап китте. Иң элек өйрәнүләрдә булды, алгы сызыкка кергәннән соң, ай ярымнан хәбәре бетте. Ахыргы тапкыр 13 декабрь көнне сөйләштек, кич белән үзем шалтыратырмын әле, әни, диде. Шуннан бирле улымның тавышын ишеткәнем юк. Элемтәгә чыкмады, хәбәрсез югалды. Табып, 16 февральдә алып кайтып җирләделәр. Әсирлеккә эләгүдән куркам, дия иде, күп кан югалтудан үлгән, җаным, – ди Нәзирә апа. – Ринат, нәрсәне дә булса кисәтеп, төшләремә керә. Шулай булганда әле җиңелрәк. Бакчада эшләргә, чәчәкләр үстерергә, ашарга пешерергә ярата иде. “Улым, бу эшләрне син эшли идең бит, улым, кадереңне белмәгәнмен, гафу ит”, – дип еларга тотынам. Ә икенче көнне аны төшемдә күрәм, ул миңа тынычландырырлык сүзләр әйтә.
Ябык кына гәүдәле, таякка таянган, зур коңгырт күзләренең матурлыгы җуелмаса да, анда гомерлек сагыш уты янган Гөлнәзирә апа Хафизовага карап, мондый авырлыкларны кичерергә никадәр көч, сабырлык кирәк бит дип уйланасың. Ә үзенең күңеле изгелектә. Ихлас рәхмәт сүзләре аңа: башкаларның уллары исән калсын, яшәсен дип, ул дроннардан саклаучы ун комплект киемгә шушы берничә ай эчендә акча күчергән, аннан тыш 70 мең сум акчаны Зур Кукмарадагы “Гараж” төркеменә биргән, улы Ринатның командиры булган Михаилга күчтәнәчләрен төяп озаткан.
Бүгенге көндә ул улы Ришатның кызларына, аларның балаларына карап юана. Тормышында янәдән күңел тынычлыгын табу өчен, аларга карап яшәү көче ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев