Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Белем йортын юбилейлар картайтмый

Кукмараның Атлас Булатов исемендәге лицее 155 еллыгын билгеләп үтә.

Вакыт җил тизлегедәй шундый тиз үтә ки, Атлас Булатов исемендәге күппрофильле лицей әле кичә генә үзенең 150 еллык юбилеен бәйрәм итү өчен илнең барлык почмакларыннан җыелган чыгарылыш укучыларын каршы алган кебек иде. Күпме онытылмаслык, дулкынландыргыч һәм бәхетле мизгелләр, көтелмәгән очрашулар, кызыклы истәлекләр бүләк итте бу кичә!

Инде менә мәктәп янәдән күркәм юбилеен бәйрәм итәргә әзерләнә. Тагын биш ел узып та киткән. Директор Любовь Камалова җитәкчелегендәге педагогик коллектив һәм лицей администрациясенең бишьеллык тырыш хезмәте йөзләгән малай-кызларны укыту-тәрбияләүдә югары нәтиҗәләргә ирешүгә юнәлдерелгән.

Әйе, бу еллар уку йорты өчен генә түгел, һәркемгә җиңел булмады. Пандемия белем бирү процессына үзгәрешләр кертте. Укытучылар, укучылар һәм әти-әниләр дистанцион укуны үзләштерде. 2022 елның февралендә башланган махсус хәрби операция дә үз төзәтмәләрен кертте. Мәктәпләрдә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары астында әләм күтәрү, фикерләүне формалаштыруга һәм патриотизмны тәрбияләүгә юнәлдерелгән «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр» дәресе кертелде. Башка мәктәпләр исәбендә лицей да махсус хәрби операциядәге сугышчыларга гуманитар ярдәм җыюда һәрдаим активлык күрсәтә. Белем йортын тәмамлаган 30дан артык укучы Украина зонасындагы хәрби хәрәкәтләрдә катнаша.

Күппрофильле лицей үзенең 155 еллык юбилеен югары казанышлар белән каршылый. Һәрбер мәктәпнең төп кыйммәте — ул аның укучылары. Лицейның да күпме сәләтле укучылары бар! Алар арасында технология буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы призерлары Йолдыз Камалова һәм Фәнзил Хәсәнов, татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиада призеры Әдилә Мирзагаянова, «Софиум» сайлау хокукы һәм сайлау процессы мәсьәләләре буенча Бөтенроссия олимпиадасы җиңүчесе Эльвина Сөләйманова, «Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея» республика конкурсының күп тапкыр җиңүчесе һәм призеры Фәнзил Хәсәнов, «Дай 5» Татарстан Республикасы укучылары өчен Президент конкурсында җиңүчеләр Полина Иванова һәм Ислам Фазлыев, график дизайны буенча республика хакатоны финалистлары Полина Иванова һәм Даниил Иванов. «Дуслык сыйныфы серләре» конкурсында Динара Фатыйхова җитәкчелегендәге 7 сыйныф укучылары республикада иң яхшылар булдылар.

Лицей укучылары ел саен Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру буенча югары нәтиҗәләр күрсәтә. 2023 елда ике чыгарылыш укучысы — Александра Филиппова рус теленнән һәм Ралинә Миннебаева әдәбияттан дәүләт имтиханын 100 баллга тапшырды, ә Дилә Шәйхетдинова химия фәненнән 99 балл җыйды. 18 бала мәктәпне "5«ле билгеләренә генә тәмамлады һәм «Укуда аерым уңышлары өчен» медале алды.
Мәктәптә күпме талантлы спортчылар да белем ала! Араларында республика ярышларында күп тапкыр җиңүче, 2023 елда «КЭС-Баскет» Бөтенроссия һәм Халыкара ярышларында җиңүче, 2024 елда Татарстан Республикасы һәм Идел буе федераль округы чемпионнары булган егетләр баскетбол командасы бар. Адель Миннебаев һәм Самат Ганиев — пляж волейболы буенча Идел буе федераль округының бронза призерлары.

Иҗади, актив коллектив — мәктәп эшчәнлегенең уңышы ул. Педагоглар арасында үз эшенең талантлы, чын осталары шактый. Кайберәүләре «иң яхшылар» дип аталырга лаек. 2023 елда Руслан Гайнанов — «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсы призеры, ә Сергей Иванов «Иң яхшы укытучы» Бөтенроссия конкурсының беренче Гран-при иясе булды. Вероника Маканова, Алинә Миннебаева, Динара Фатыйховалар Татарстан Республикасында «Россиянең ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының муниципаль һәм зона этапларында җиңү исемен яулады.

Һәр мәктәпнең йөзек кашы — ул аның директоры. Любовь Камалова лицейны 20 ел дәвамында җитәкли. Аның профессиональлеге һәм оста җитәкчелеге нәтиҗәсендә коллектив уку процессына яңалыкларны ышаныч белән кертә, елдан-ел яңа уңышларга ирешә. Любовь Степановнаны «укытучының укытучысы» дип әйтергә мөмкин. Үз хезмәтенә, коллективка мәхәббәт һәм тугрылык, таләпчәнлек һәм катгыйлык, һәркемне дә ышандыра алу, илһамландыру, яңа эшләргә этәрү сәләте — менә шушы сыйфатлары өчен укытучылар үз җитәкчеләрен кадерлиләр һәм хөрмәт итәләр дә инде. Аның ярдәмендә мәктәпнең үз йөзе, данлы исеме бар.

Бүгенге көндә лицей — «Минем беренче проектларым» укыту-методик ярдәмлеген тормышка ашыру буенча Федераль инновацион мәйданчык. Ул — табигый-фәнни цикл һәм өстәмә белем бирү предметлары программаларын гамәлгә кертү буенча «Үсеш ноктасы» үзәге.
Бүгенге көндә лицей — республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов химаясе астында «Инженерлык республикасы» пилот проектында катнашучы да. Проект өстәмә белем бирү форматында техник (робототехника) һәм тел белеме (инглиз теле) юнәлешләрен берләштерү юлы белән гамәлгә ашырыла.

Бүгенге көндә лицей — район мәктәпләре өчен функциональ грамоталылыкны формалаштыру буенча база мәйданчыгы һәм республиканың экологик белем бирү үзәге ул.

Бүгенге көндә лицейда һөнәри юнәлеш бирү проектлары тормышка ашырыла: Педагогик сыйныф, «Гиппократ» медицина сыйныфы, Энергетика сыйныфы, «Инженерлык республикасы».

Күппрофильле лицей һәрдаим камилләшеп тора һәм вакыт белән янәшә атлый.

Мин Кукмараның 2нче урта мәктәбен тәмамладым. Бай тарихлы белем йорты укучысы булуым, анда эшләвем белән горурланам, аның традицияләрен дәвам итүем белән бәхетлемен. Юбилей алдыннан туган мәктәбемә матур киләчәк телим, чөнки аның инде данлы үткәне бар. 

Гөлфия ГАБИДУЛЛИНА, Күппрофильле лицейның тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев