Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

БДИ тапшырганда бер бала үлгән

Әлеге вакытта тикшерү бара.

Чувашстанның Чабаксар мәктәбендә бердәм дәүләт имтиханы вакытында бер укучы кыз вафат булган.

Беренчел мәгълүматларга карганда, кызның йөрәге зәгыйфь булган. Табиблар аңа мәктәптә үк ярдәм итә башлый, әмма гомерен саклап кала алмыйлар, - дип яза "Матбугат.ру".

Әлеге вакытта тикшерү бара. Республиканың Мәгариф министрлыгында белдерүләренчә, кыз имтиханга килгәндә үк үзен начар хис иткән. Мәктәптә кизү торучы табиблар аңа кайтып китәргә дә киңәш иткән булган. Әмма кыз аларны тыңламаган.

"Бер сәгать дәвамында ул имтихан биремнәрен үти, аннары кабинеттан чыгарга сорый. Коридорда хәле бетә", диләр министрлыкның матбугат хезмәтендә.

Бүген Русия мәктәпләрендә математикадан БДИ тапшырдылар.

фото: Салават Камалетдинов/ "Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев