Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Байлангарда яшәүче Дания һәм Габделмәлик Саттаровларга “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырылды

Район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина аларга югары дәүләт бүләген – “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медален тапшырды.

8 июль көнне Кукмараның ЗАГС идарәсендә елның иң эчкерсез, күркәм бәйрәме – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Байлангар авылының мактауга лаек пары – гаилә учагының ныклыгы белән танылу алган, уртак хезмәт белән матур тормышка ирешкән һәм балаларын җәмгыятьнең лаеклы әгъзалары итеп тәрбияләгән Дания һәм Габделмәлик Саттаровлар хөрмәтенә зур тантана үтте. Бәйрәм уңаеннан аларны балалары, оныклары, район һәм авыл җитәкчеләре тәбрикләде. Район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина Саттаровларга югары дәүләт бүләген – “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медален тапшырды. Әлеге чарада Байлангар мәдәният йорты хезмәткәрләре дә катнашып, күпләргә үрнәк булып яшәүче бу гаиләнең тормыш юлы белән таныштырдылар, аларга матур җырларын бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев