Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Байлангарда – спорт бәйрәме

Күмәк уеннар, җыр-биюләр мәйданны гөр китерде, кунакларны уртага җыйды

Байлангар авылының чишмә буенда җирлекнең иң актив, булдыклы ир-егетләре, мәдәният йорты хезмәткәрләренең көче белән күп егетләргә сөлге тоттырып, көрәш мәйданына тарткан тренер-укытучы Илдус Хаҗиәхмәтов призына милли көрәш ярышлары һәм “Кичке уен” үткәрелде.

Бәйрәм матур табигатьле аланда район һәм авыл үзешчәннәренең чыгышлары белән үрелеп барды. Күмәк уеннар, җыр-биюләр мәйданны гөр китерде, кунакларны уртага җыйды.

Ә милли көрәш аеруча дулкынландыргыч тамаша булды. Ул биш үлчәү категориясендә булып, тоташ дүрт сәгать дәвам итте. Авыл яшьләренең күпләп спортка тартылуы – күркәм күренеш. Анда дүрт тапкыр Татарстан Чемпионы исемен яулаган Илдус Гыймадетдинов хөкемдарлык итте. Аның ђлеге эш тәҗрибәсе утыз елга җыела икән инде. Бүгенге көндә улы Илсур – үз үлчәү авырлыгында Россия чемпионы һәм Россиянең спорт остасы, әтисенең џђм остазыныћ эшен лаеклы дәвам итеп, яшь егетләрне көрәш серләренә өйрәтә.

Ниһаять, көрәшчеләр бәйгесенең батырлары да билгеле булды. Алар батыр титулын һәм акчалата бүләкләрне халык алдында үз осталыкларын күрсәтеп, тир түгеп яулап алдылар. 70 килограммга хәтле үлчәү авырлыгында Илсур Гыймадетдинов җиңүче булды, ә абсолют батыр булып Газинур Шаһабиев калды.

Минзәлия ӘГЪЛИУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk