Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Байлангар җирлегендә үзара салым акчасына зур күләмле эшләр башкарылган

Үзара салым бер кешегә 500 сум исәбеннән билгеләнгән булган

Республикада үзара салым җыю программасы берничә ел дәвамында тормышка ашырыла. Әлеге вакыт аралыгында шәһәр, авылларда нинди генә мәсьәләләр хәл ителмәде: халыкның үзәгенә үткән юллар проблемасы, зират коймаларын тәртипкә китерү, янгын гидрантлары урнаштыру, чишмәләрне кайгырту һәм башкалар. Беренче елларны акча җыю кешеләрдә шактый канәгатьсезлек хисе уятса да, хәзер аның кирәкле гамәл икәнен халыкның күпчелеге таныды инде. 2018 елда җыелган акчаларга районыбыз җирлекләрендә нинди эшләр башкарылган соң? Шул турыда Байлангар авыл җирлеге башлыгы белән сөйләштек.

Илфат МИНЕГАЛИЕВ:

- Байлангар җирлегендә үткән ел үзара салым бер кешегә 500 сум исәбеннән билгеләнгән иде. Җирлектән барлыгы 401500 сум акча җыеп алынды, ул, дәүләттән субсидияләнеп, 1606000 сум булып кайтты. Шунысын да искәртеп үтәргә кирәк: һәр авылның җыйган акчасы үзенә тотыла.

Байлангар авылында иң күләмле эшләрнең берсе 620 мең сумга төште: зиратка металлосайдингтан 362 метр койма тотылды, бизәкләп икешәр зур һәм кечкенә капкалар ясалды, капка төбенә вак таш җәелеп, машина кую урыны булдырылды. Зират кирәк-яракларын саклау өчен дүрткә-дүрт метрлы зират өе салып куйдык, бетон өслек ясап, чүп савытлары урнаштырдык. Бу эшләрне башкарганда авылның имамы Габделфәт Йөзмөхәммәтовның ярдәме зур булды. Ул, көн саен килеп, эшнең барышын күзәтеп, киңәшләрен бирде. Мәчет картлары белән сөйләшкәннән соң, зиратка илтә торган Фәхертдин Заһидуллин урамы юлын да төзекләндерергә кирәк дип таптык, чөнки пычрак көннәрдә аннан йөрү бик уңайсыз иде. Монда 472 метр юлга вак таш җәелде. Янгын куркынычсызлыгы буенча да эшләр башкарыла. Школьная урамындагы су башнясы янына 99 мең сумга бик куәтле янгын гидранты куелды. Ул 2 минут 8 секундта 8 тонналы янгын сүндерү машинасын су белән тутырырга сәләтле. Алла сакласын, кирәге чыкмасын, әлбәттә, тик шулай да аннан җәй дә, кыш та файдаланып булачак. Башня өчен насос сатып алдык, автомат куйдык.

Нормабаш авылында исә европланкадан 125 метр зират коймасы тотылды, урам баганаларында ут яктырткыч лампаларны энергия саклагычларга алыштырдык. Барлыгы 30 лампочка сатып алган идек. Аны җирлектәге авылларга бүлдек.

Сазтамакта исә Майская, Ленин, Яр буе урамнарына барлыгы 347 метр юл салынды.

18 ноябрьдә үзара салым җыю буенча референдум үткәреләчәк. Быел да бер кешегә үзара салымны 500 сум күләмендә билгеләдек. Җирлек халкы белән актив катнашсак, җыелган акчалар Байлангарда юллар төзелешенә, 60 метр тирәсе зират коймасы тотуга кулланылачак. Ә Сазтамак белән Нормабашта зират коймаларын яңартачакбыз.

фото: Илфат Минегалиев

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk