Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

«Бәхетле булуын теләгән идек», — ди улларын югалткан Зөлфия һәм Рашат Нигъмәтулиннар

Үлгәннән соң якташыбыз Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә Батырлык ордены белән бүләкләнә.

...2001 елның 7 март киче. Зөлфия һәм Рашат Нигъмәтулиннарның бүген күңелләренең бик тә кузгалган көне. Чөнки гаиләләрен тулыландырып, ике яшьлек Әмит фатир ишегеннән керде. Юк, алай түгел, үз аяклары белән атлап кермәде... Булачак әтисе Рашатның куеныннан да чыкмыйча, аның кочагының җылысына рәхәтләнеп, эреп, елмаеп үтте ул бу фатирга.

«Красная Полянада минем — укытучы, Рашатның төяү машинасын йөртүче булып эшләгән чагы. Миңа ул чакта 43 яшь иде. Дәваханәдәге шәфкать туташы, Княгор авылы кызы Лариса беркөнне: „Балалар кабул итү бүлегенә ике яшьлек малайны алып килгәннәр. Аны үз әнисе Сосновкадагы иптәш хатынына ташлап киткән, ә бу хатын безгә китергән, барып карамыйсыңмы?“ — дип, эшемә килгән иде. Бардым. Аякларында көчкә басып торучы, бик хәлсез, ябык, борыны һәм ыштаны да юеш булган, кыскасы, бер дә тәрбия күрмәгән сабый иде ул. Әмма миңа бик матур күренде, тик кулыма алырга гына курыктым. Юк, юк, аның бу кыяфәтеннән читенсенеп түгел, ә ияләнермен дип уйладым. Чөнки аны үзебезгә алу мәсьәләсен бер мин генә хәл итә алмыйм бит әле... Өйгә кайткач, Рашатка сөйләдем. Бер көннән соң ул эштән кайтты да: „Әйдә, тиз-тиз генә чәй эчеп алыйк та барыйк әле“, — диде», — дип, сүзне уллары белән танышу тарихыннан башлады Зөлфия ханым.

Күчтәнәчләр алып, дәваханәгә килеп кергәндә, кечкенә Әмит шәфкать туташының кулында була. Аларны күрүгә ул, кулдан төшеп, «па» (әти) дип, Рашат Нигъмәтуллинның каршысына йөгерә. Абынып егыла да, тагын торып "па«сын әйтә, тагын абына... Булачак әтисе аны кочаклап күтәреп ала да башка кулыннан төшерми инде. «Киендереп бирегез, алып кайтабыз», — ди ул. Шулай итеп, Әмитне, рөхсәт сорап, 7 мартта дүрт көнгә өйләренә алалар. Һәм шул көннән башлап ул әлеге гаиләдә кала. Беренче минутлардан ук сабый үз кешегә әверелә, шунда ук яңа әти-әнисенә ияләнә. Берничә айдан табиблар янына белешмә өчен баргач, алар тупырдап, елмаеп торучы матур малайның Әмит икәненә ышанмыйлар да әле. Гаиләдә шундый матур традиция барлыкка килә: ел саен Әмитнең ике тапкыр туган көнен билгеләп үтә башлыйлар: 1 декабрьдә һәм 7 мартта. 

Кызганыч, бик кызганыч, Зөлфия апа һәм Рашат абый хәзер инде Әмит турында сөйләгәндә күңелләрендәге моңсулыкны яшермичә, күз яшьләрен сөртә-сөртә истәлекләрне барлыйлар. Чөнки Әмит Галиәкбәров 2022 елның 22 апрелендә махсус хәрби операция барышында Изюм шәһәрендә һәлак була. 23 яшьлек якташыбыз Рашат абыйның туган ягы Поч. Кучук авылы зиратына җирләнә. 

Әмит мәктәптә укыганда ук хәрби булырга хыяллана. Кем белә, бәлки яңа гаиләгә килгәч, мулла чакырып, Әмир исеме кушу да берникадәр тәэсир иткәндер. «Әмит дигән исемне аңламадык без, ә Әмир командир, боеручы, әмер бирүче, дигән мәгънәгә ия бит. Шундый булырсың, дигән уй-фикер белән бу исемгә тукталдык», — ди Зөлфия апа. — Кечкенә чакта аның үз-үзен саклау инстинкты да бик көчле иде, соңыннан бетте ул, ышана башлады«. 
Рашат абый үзе дә армиядә вакытта Әфганстанда хезмәт итә. Бер бәрелеш вакытында иптәшләре таудан алып төшкәч, 40 көн аңсыз яткан ул. Шуңа күрә Әмитнең тормышын хәрби хезмәт белән бәйләргә теләвенә берничек итеп тә җавап бирә алмый. 

«Шул вакытта, улым, контрактыңны өзмә, дисәм — мине өйдән куалар, диярсең. Китмә дип әйтсәм — җибәрмәделәр дип үпкәләрсең дип җавап бирдем мин аңа. Тәртипле, безне хөрмәт итеп үсте. Мәктәпнең 9 сыйныфын тәмамлауга армиягә барам дип гариза язды ул. Иң элек Кирово-Чепецк шәһәренә укырга җибәрделәр. 18 яше тулуга, ракета гаскәрләренә хезмәт итәргә алдылар. Әмма ул аны хәрби хезмәт буларак кабул итә алмады. „Балалар бакчасы бу, армия түгел“, — дип әйтә иде. Чөнки аның күңеле һәрвакыт хәрби десант гаскәрләренә тартылды. Кайткач та гел үзен шул өлкәгә әзерләде. Төрле нормативлар тапшырды. Техникумга укырга кереп, аның беренче курсын тәмамлагач, медкомиссия үтеп, имтиханнар биреп, десант гаскәрләренә гариза язды һәм чакырылды да. Контракт буенча Иваново шәһәрендә хезмәт иткәндә дә техникумда укуын онлайн формада алып барды. Командование дә аның бу теләгенә каршы килмәде, булдыра алганча ярдәм күрсәтте», — ди Рашат абый.

Хәрби операция башлангач та, Әмит хезмәт итә торган хәрби частьны иң элек Белоруссиягә җибәрәләр, ә аннан соң — алгы сызыкка. Ял итәргә чыккан арада Рашат абыйга еш шалтырата торган була. Ә инде яңадан фронтка — Харьков юнәлешенә кереп киткәннән соң, Әмит исән килеш чыкмый инде. Снаряд кыйпылчыгы аның башына тия. Үлгәннән соң ул Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә Батырлык ордены белән бүләкләнә. 

...Поч. Кучуктагы Рашат абыйларның төп йортында гыйнварда өч яшен тутыручы ике яшьлек Искәндәр йөгереп йөри. Ә инде әнисе Галинаның алдыннан төшеп, әтисе Әмитнең зур фоторәсемен кулыбыздан алгач, аны «папа, папа» дип үбеп-үбеп куя, шул арада еламсырый да, көйсезләнә дә. Бала йөрәге дә әтисен гомерлеккә югалтканын сизә, ахрысы...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #БезненГеройлар