Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Батыр йөрәкле кешеләр малларны күмү урыныннан коймаларны урлаган

    Каракларны себер түләмәсе дә куркытмаган


    Беркөнне телевизордан республика районнарының берсендә үләт базларын, себер түләмәсеннән үлгән малларны күмү урыннарын әйләндереп алган коймаларны урлау очраклары турында сөйләделәр. Шаккаткыч хәл бит бу, ничек курыкмаганнар, диген. Хайваннарга гына түгел, кешеләргә дә зыян сала торган бу куркыныч авыру турында һәркемнең ишеткәне бардыр, югыйсә. Әмма башка районнарга карап шаккатасы юк, мондый “батыр” йөрәкле кешеләр үзебездә дә бар икән бит.

    - Районда барысы бергә 70 меңгә якын мал-туар исәпләнә. Шәхси хуҗалыкларда унбиш мең тирәсе мөгезле эре терлек булса, җәмәгать секторында аларның саны утыз өч меңгә якын. Безнең бурыч - аларның иминлеген тәэмин итү, - дип сөйләде  район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рифат Кәримуллин. - Район территориясендә 53 җирдә себер түләмәсе авыруы булган хайваннарны күмү урыны бар. Бу базлар бик аяныч хәлдә, тиешле таләпләргә туры килми иде: кайсының коймасы   кыска, икенчеләре шифер белән генә каплап куелган... Әмма соңгы елларда дәүләт ярдәме белән бик зур эш башкарылды: чокыр авызлары бетон белән ныгытылды, әйләнә-тирәсе кеше, хайван керми тоган итеп киртәләп алынды. Әлеге эшләр, иң беренче чиратта, җәмгыятьнең  куркынычсызлыгы өчен кирәк, чөнки бу авыру белән кешеләр чирләргә мөмкин.

    Кызганычка каршы, еллар узса да, моннан дистәләрчә ел элек күмелгән инфекция барыбер куркыныч булып кала бирә икән. Себер түләмәсенең спорасы 100 елга кадәр сакланырга мөмкин, ди белгечләр. 

    - Үләт базларына кадәр бер чакрым ара санитар зона булып исәпләнелә: бу территориядә казу эшләре башкару, җир эшкәртү, мал йөртү тыела, - дип дәвам итә район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе. - Әмма районда юк-барга кызыгучы, авыруның куркыныч нәтиҗәсе турында уйламаучы, бары тик шәхси ихтыяҗларын гына кайгыртучы ваемсыз кешеләр бар. Шундыйлар Кукмара, Иске Йорт, Зур Кукмара, Сазтамак авылларында урнашкан себер түләмәсе чокырларын әйләндереп алган коймаларны сүтеп алып киткәннәр. Бу коймаларны сүтеп алу түгел, ә чите генә ватылган булса да, район җитәкчелегенә хәбәр итәргә кирәк. Чөнки үтәли җил-давыл нәтиҗәсендә, споралар тоткарлыксыз таралырга мөмкин. Шуңа күрә сак һәм игътибарлы булсак, үзебезнең һәм якыннарыбызның сәламәтлеген куркыныч астына куймасак иде.

    • Себер түләмәсе - хайваннарда һәм кешеләрдә була торган аеруча куркыныч йогышлы авыру. Инфекция чыганагы булып, мөгезле эре терлек, сарыклар, атлар, дуңгызлар, кәҗәләр тора. Чир авыруны иярткән терлек яисә кеше аркылы күчә. Революциягә кадәр бу төр авыру Себер якларында еш очрау сәбәпле, исеме дә шуннан алынган. 

    Реклама

    Малларда себер түләмәсенең беренче билгеләре:

    - хәлсезлек;

    - селәгәе агып тору;

    - тән температурасы күтәрелү (күзе кызару).
     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: