Бәшәровлар, Хөсәеновлар, Азиннар, Сәлахетдиновлар: Алар нәселләренең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән кызыксына
Югары Чура мәдәният йортында «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы — Тарихта без эзлебез» исемле республика шәҗәрә фестиваленең муниципаль этабы үткәрелде.
Югары Чура мәдәният йортында «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы — Тарихта без эзлебез» исемле республика шәҗәрә фестиваленең муниципаль этабында Түбән Шәмәрдәннән Бәшәровлар, Зур Сәрдектән Хөсәеновлар, Югары Чурадан Азиннар һәм Кукмарадан Сәлахетдиновлар гаиләләре катнашты. Җиңү яулаган Хөсәеновлар гаиләсе зона этабында Кукмара районын тәкъдим итәчәк.
Һәр гаиләнең үз тарихы, үткәне, бүгенгесе бар, барысы да үзенчәлекле. Аларны тыңлаган саен халкыбызның бай мирасына, гореф-гадәтләренә сокланып куясың. Ә өстәлләрдәге берсеннән-берсе тәмле ризыклар, күз явын алырлык кул эшләре халкыбызның уңганлыгын, булганлыгын чагылдыра.
Хикмәтле легенда
Бәшәровлар гаиләсенең әлеге чарада беренче тапкыр гына катнашулары. «Без — укытучылар гаиләсе. Үзем — Ядегәр, ирем — Янил, ике кызыбыз Казан мәктәпләрендә хезмәт куя, ә улыбыз — студент», — дип гаиләсе белән таныштырды Рәмзия Бәшәрова. Алар үзләренең чыгышларын нәсел тамгасы белән таныштырудан башлады. Өстәлдә әбиләре киеп йөргән калфаклар, буыннан-буынга тапшырылган, килеп чыгышы 1700 елларга барып тоташкан изге Коръән китабы, дисбе — болар барысы да гаилә өчен бик кадерле ядкәрләр. Шулай ук бабаларының сугыштан латин графикасында язган хатларыннан аерым журнал ясалган. Аның сары төскә кергән көндәлеге дә иң кадерле урында. Ә икенче өстәлдә — самавыр һәм милли ризыклар. Шәҗәрә агачында исә унбер буын язылган.
— Мин сезгә гаиләнең "хикмәтле легенда«сы турында сөйләргә телим. Ирем — гаиләдә сигезенче бала. Аллага шөкер, алар барысы да исән-сау. Әби белән бабайның 22 онык, 26 оныкчыгы бар. Кайнанам, бу вакытта җиде бала анасы, 1966 елда чишмәдән су алып кайткан вакытта кар көрте астында кала. Шул чакта мәктәптә дәрестә утырган беренче баласы, күңеле борчылып, укытучыдан кайтаруын сорый. Билгеле, укытучы җибәрми. Әмма ул, дәрестән качып, өенә йөгерә. Өч чакрым араны җиде минут эчендә уза. Шаккаткыч бит! Өенә кайтса, ике игезәк бала елап утыра, ипи камыры кабарып агып төшкән, ә әнисе күренми. Чиләк-көянтәнең юк икәнен күреп, тау астындагы чишмәгә төшә. Җан әсәре калмаган әнине кар астыннан табып алып кайталар, аны үлгән дип уйлыйлар. Шул вакыт күрше районга командировкага киткән әтиебез кайтып керә. Бу хәлләрне күреп, сугыш кичкән батыр солдат елап җибәрә. Нәкъ шушы минутта әниебез күзләрен ача. Ул алты ай Казанда дәвалана, терелә алмый, бер табиб аңа бәбәй алып кайтырга киңәш итә. 1967 елда сигезенче балалары — минем булачак ирем дөньяга килә. Ни хикмәт, әни терелеп, 82 яшенә кадәр гомер итә. Ирем кечкенә чакта әти-әнисенә мин сезгә перәннек кенә ашатып торачакмын дип әйтә торган була. Чыннан да, без аларны бик яхшылап тәрбияләдек, авырлыклар китермәскә тырыштык. Гаиләбез тарихындагы әлеге вакыйга безнең өчен бик зур мәгънәгә ия, — дип сөйләде Рәмзия Бәшәрова.
Гаилә тарихы 1600 еллардан башлана
Зур Сәрдек авылыннан Хөсәеновларның ишле гаиләсе кунакларны җырлап-биеп каршы алды. Нык, бердәм гаиләне Рәмзия апа һәм Тәлгать абый Хөсәеновлар бер учка җыйнап үстергән, тәрбияләгән. Кызганыч, гаилә башлыгы гына быел бакыйлыкка күчте. Әмма Рәмзия апаның киң күңеле, йөрәк җылысы, ачык йөзе, тәмле теле һәркемгә дә җитә, берәүне дә аермый. Шуңа күрә төп нигезгә сукмак бервакытта да суынмый. Әнә шәҗәрә бәйрәменә дә әниләре, әбиләре һәм хезмәттәшләренә ярдәм итәр өчен ничек бердәм җыелган бит алар.
Рәмзия апаның Зур Сәрдек авылына килен булып төшкәненә 43 ел булган. Тормыш иптәше белән дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр, алар янына тагын ике баланы сыендырганнар. Рәмзия апа 37 ел мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып хезмәт куйды, халык театры режиссеры вазыйфасын башкарды.
— Хөсәеновлар нәселенең 1600 еллардан бирле килә торган зур тарихы бар. Шәҗәрә агачында ундүрт буын ата-бабаларының исемнәре урын алган. Шуларны барлый-барлый, тарихка кереп китеп, Зур Сәрдек авылына багышланган китап чыгаруга да ирештем, — дип сөйләде ул. — Бүгенге бәйгегә кул эшләре белән бергә, гаиләбездә кадерләп саклана торган солдат альбомын алып килдек. Ул — балаларга әтиләреннән калган зур истәлек. Шулай ук кайнанамның әнисе үз куллары белән тукыган 1880 елгы ике ашъяулык, горур басып торучы җиз самавыр — безнең өчен матур ядкәрләр.
Рәмзия апаның үзенең дә иҗади байлыгы зур: өстәлдә чиккән кул эшләреннән күргәзмә ясалган, шигырьләр җыентыгында аның күңел халәтен чагылдырган иҗат җимешләре урын алган. Ә ризыкларның ниндиләре генә юк: кыстыбый, коймак, чәкчәк, гөбәдия, өчпочмак, каз кабартмасы... Тутырма кунакларда аеруча кызыксыну уятты. Ул каз муенына борай ярмасы һәм фарш тутырып пешерелә икән.
203 еллык укытучылар династиясе
«Өстәл түрендә — ипи белән тоз, ә кулда — гаиләнең яраткан ризыгы, вак-вак итеп пешерелгән дучмаклар», — дип каршы алды кунакларны Югары Чураның Азиннар гаиләсе. Өстәл керәшен халыкларының ризыкларыннан сыгылып тора. Биредә шулай ук кул эшләре дә бар, ә Питрау бәйрәменә кадәр җыйган хуш исле дару үләннәрен кулланып, төрле чирләрдән шифа табабыз дип сөйләделәр.
— Азиннар гаиләсенең укыту-тәрбия өлкәсендә хезмәт стажы 200 елдан артып китә. Бу эшне әби-бабам башлап җибәреп, аны балалары, оныклары дәвам итә. Бабам Илья Николаевич сугыш кичкән, аннан кайткач, райкомда инструктор булып эшләгән, Югары Чура җидееллык мәктәбендә директор булып торган, химия дәресләрен укыткан. Ә әбием Рәхилә Мәснәвиевна география, биология фәннәре укытучысы булган, — дип, нәсел чылбырын сүтте үзе дә 35 ел инде балаларга технология һәм тормыш иминлеге нигезләре фәннәреннән белем бирүче Рубин Азин. — Эзләнүләр вакытында әбием һәм бабам эшләгән чактагы исәпкә алу китабына тап булдык, бу — аларның хезмәт стажларын дәлилләүче төп документ.
Рәхилә һәм Илья Азиннар өч ир балага гомер бирәләр. Аларны: «Сез — укытучылар баласы, начар укырга, тәртипсез булырга тиеш түгел», — дип үстерәләр. Әлеге сүзләр, әле дә мирас булып, буыннан-буынга тапшырыла.
Гомумән, Азиннар гаиләсе укыту-тәрбия өлкәсендә бик күп көч куйганнар, шуңа күрә әлеге нәсел авылда зур хөрмәткә лаек.
Берлинга кадәр барып җиткән нәсел
Кукмарадан Венера Сәлахетдинова нәсел тамырлары Туембаш авылының зыялы Әхмәтша нәселенә барып тоташа дип сөйләде.
— Безнең шәҗәрә 1600 еллардан, борынгы бабаебыз Карабайдан башлана. Нәселебездә бик күп зыялы, укымышлы кешеләр бар. Минем әбием Каимә Туембаш авылында почта бүлекчәсен җитәкләгән. Аның гаиләсе авылда зур хөрмәткә лаек булган. Гарәфетдин бабам сугышта укчылар полкында рота командиры булган. Ул, Берлинга кадәр барып җитеп, Рейхстагны алуда катнашкан. Аның хәтта шунда төшкән фотосы да бар. Каимә әбиемнең олы абыйсы Хәсән Әхмәтшин — шулай ук сугыш ветераны, юрист, Мәскәүдә хәрби академиядә укыткан. Ул — 170кә якын фәнни һәм укыту-методик әсбаплар авторы. Кукмарада аның исемендәге урам да бар. Аның улы Наил дә бик укымышлы кеше, Кытай культурасы буенча белгеч була. Ә әбиемнең энесе Мәгъсүм күп еллар Туембаш авылында мулла булып торды. Шулай ук нәселебездә икътисадчылар, рәссамнар һәм башка һөнәр ияләре дә бар, — диде ул.
Ә Сәлахетдиновларның гаилә девизы: «Матурлык безнең янәшәдә!» Венера ханым тортлар пешерергә ярата, бу мәхәббәт дәү әнисе Минлебикәдән бирелгәндер дип уйлый. Чөнки ул Кукмараның танылган пешекче-кондитеры булган. Сәлахетдиновларның өстәлен дә матур итеп ясалган тортлар, пирожныйлар, милли ризыклар бизи.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев