Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

«Барыннан да бигрәк, балаларны алырлар дип куркам»: райондашыбыз берүзе ике бала тәрбияли

32 яшьлек Равил Хәйретдинов - ялгыз әти. Аны хатыны ике баласы белән калдырып киткән.

- Әти, коймак пешер әле бүген, - дип «заказ» бирергә ярата кечкенә Ислам. Игътибар иткәнсездер, әни түгел, әти. Ә Равил авырсынмый, коймагын да, ашын да берүзе пешерә, керләрне, идәнне дә юа. Шул арада биш яшьлек Ислам белән өч яшьлек Инсафка күз-колак булырга да өлгерә.

 ...Бу арада Равилнең борчулы көннәре әле. 16 яшькә кадәр балалары булган гаиләләргә ярдәм итү йөзеннән дәүләт тарафыннан бирелә торган 10 мең сум акчаны элеккеге хатыны үзләштерергә өлгергән. Ничек шулай туры килгәндер, интернет аша гаризаны икесе бер үк көнне язганнар. Равил берничә минутка соңрак тутырганлыктан, аңа «бирелми» дигән хәбәр килгән, акча әлеге хатынның картасына күчкән. Инде ике ел буена Ислам белән Инсафны тәрбияләүдә, үстерүдә бернинди катнашы булмаса да, 20 мең сум акчаны алуны авырсынмаган ул. Дөресен генә әйткәндә, Равилдән ул хатынның исем-фамилиясен дә, кайда яшәгәнен дә сорауны кирәксенмәдем. Якындагы бер авылга кияүгә чыгып, яңадан кыз бала алып кайтканын сүз уңаенда үзе әйтте.

Һөнәре буенча электрик булган Равил Хәйретдиновка 32 яшь. Алдан язып үткәнемчә, бүгенге көндә берүзе ике малай үстерә. Моннан берничә ел элек  Иштуган ягы егете Казан кызына өйләнә, өч-дүрт ай әниләре янында яшәгәннән соң, Кукмарага килеп, фатир «снимать» итәләр. Бер-бер артлы ике уллары туа. Нур Баян урамындагы тулай торакта 11 квадрат метрлы бүлмәдә (аны Ана капиталы акчасына сатып алалар - авт.) яшәгәндә хатыны бер төнне кунарга  кайтмый. «Эшкә барасым бар, ул юк, - ди Равил. - Балаларны күрше хатынына калдырып, эшкә чыгып киттем. Шул көнне безнең йортта яшәүче бер ханым районның опека һәм попечительләр бүлегенә шалтыратып, балаларның караучысыз икәнен хәбәр итә. Югыйсә, күрше апасы бүлмәбезгә үк кереп калган иде бит. Улларымны үзәк дәваханәгә китерәләр. Шул ук көнне дәваханәгә барып, алар белән бергә бер ай балалар бүлегендә яттым. Аннан соң аларны дүрт айга Казанга – балалар йортына алып киттеләр. Атна саен яннарына барып йөрдем. Күңелемә бик авыр иде. Төннәрен иртәнге сәгать 3кә, 4кә кадәр йоклый алмыйча, балаларны сагынып, алар турында уйлап чыга идем. Олысы барысын да аңлый, мин киткәндә елап кала, ә Инсафка бу вакытта 1,8 яшь кенә иде әле».

Балаларның әнисендә исә нинди йөрәктер: улларының хәлен белергә бер тапкыр да район дәваханәсенә дә, Казанга да бармый ул.

- Минем бар курыкканым балаларны миннән ала күрмәсеннәр, дигән уй иде, - дип сүзен дәвам итә Равил. - Район опека һәм попечительләр бүлеге җитәкчесе Нурзидә апа Гаптелганиевага рәхмәт. Ул бик булышты. Эшләгән җиремдә хезмәт хакын бик түләмиләр иде, башка урынга йөк бушатучы булып урнаштым, уңай характеристика алдым. Нәтиҗәдә балаларны миңа яңадан кайтардылар. Эшчеләр тыкрыгы урамыннан вакытлыча фатир алып тора башладык. Исламны «Салават күпере» балалар бакчасына бирдем, Инсафны Майская урамындагы шәхси бакчага йөрттем.

Аның сөйләгәнен шаккатып тыңлап утырам. Ике баланы иртүк уятып, әзерләп, икесен ике балалар бакчасына тапшырып, эшкә йөгерергә кирәк. Кич белән аларны алып кайтырга, ашарга әзерләргә, киемнәрен юарга, бакчага кирәкле кул эшләрен бергәләп эшләргә, өйне тәртиптә тотарга. Ир кеше түгел, хатын-кыз җилкәсенә дә авыр булган хезмәт бит бу.  

2018 елда Равил судка аерылышу турында гариза бирә. Судта Ислам белән Инсафны үзендә калдыру теләге турында белдерә. Әни кеше исә бар кеше алдында балалардан баш тартам, ди. Дөрес, аңа кадәр акылына килеп, бер тапкыр гафу сорый, кире кушылуны үтенә, әмма Равил инде аны кабул итә алмый.

«20 мең сум акчаны алганчы, бер хәбәре дә булмады, балаларның тормышы белән, гомумән, кызыксынганы юк. Акчаны алганын белгәч, өенә барып, тавыш чыгарырга туры килде. Өлешләп кайтарырга сүз бирде. Нишләр», - ди ул.

Бүгенге көндә Равил «Магистрат» сәүдә йортының такта яру цехында эшли. Хезмәт хакы, фатирга түләү бәясе белән дә һичничек кызыксынмыйча кала алмадым. «Кулга якынча 25 меңләп чыга. 4 мең фатир өчен, аңа өстәп “квартплата” түлим», - диде ул тыныч кына. Ә бит исәпләп карасаң, балалар бакчасына йөрткәнгә, ашау-эчүгә дә күпме тотарга кирәк. Кибеткә кергән саен балаларның күзләре сок, шоколад, киндер-сюрприз кебек тәм-томга төшә. Бармак белән төртеп күрсәткәч, әти йөрәге ничек аларны алмыйча түзсен соң?! Элеккеге хатынының да әнә Равилгә 100 мең сумнан артык алименты җыелган инде.

 - Күңелеңне аеруча нәрсә борчый: акча җитмәүчелекме, әллә балаларның әни назын күрмичә үсүләреме? - дип кызыксынам Равилдән.

- Икесе дә, - ди ул. - Үзем генә калгач, башта бигрәк тә авыр иде. Хәзер ияләндем инде. Ашарга пешерергә дә авырсынмыйм. Малайлар коймак ярата, кәбестә пирогы пешерәм. Ипи дә салам. Балаларның бер тапкыр ялгышып та минем янда әни, әни кайда, дип әйткәннәре юк, гел әти дә әти. Йоклаганда да бергә йоклыйк әле, диләр. Дөресен генә әйткәндә, киләчәкне уйлаганым да юк әле. Әмма ничек кенә булса да, улларымны үзем тәрбияләячәкмен. Хәзергә авыр түгел, мәктәптә укулары башлангач кыенгарак туры килер, дип уйлыйм. Әнинең, әби нигезен ташлап, безнең янга күченәсе килми, үзебез анда кайта алмыйбыз. Чөнки йортыбыз халык телендә тимер юл казармасы дип йөртелгән, Иштуган белән Шәмәрдән арасындагы тимер юл разъездында урнашкан. Иштуганга бару өчен 2 чакрым үтәргә кирәк.  

Саубуллашканда Равилдән син язмышыңа үпкәлисеңме, дидем. Бар әзрәк, диде ул... Үпкәләмә инде, Равил. Үтәсе юл күкләрдә алдан ук язылып куелган, диләр бит. Ә синеке киләчәктә сикәлтәсез булсын, аны сиңа насыйп пар канатың белән, улларың янәшәсендә үтәргә язсын иде. Иң мөһиме - төшенкелеккә  бирелеп, тормышыңа кул гына селти күрмә.

фото: гаилә архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X