Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

«Барс Арена»спорт сараенда өстәл спорт уеннары буенча көч сынаштылар

Бәйге физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында булды.

- Аз гына селкенсәң дә, гәүдә язылып китә, хәрәкәт кирәк шул инде, безнең яшьтә бигрәк тә, - дип сөйләшергә ярата өлкән буын. Калганы хак сүзләр булса да, безнең яшьтә диюләре белән генә бәхәсләшәсе килә. Чөнки кирәк кадәр хәрәкәтләнү балачакта да, картлык көндә дә комачау итми. 
Әйе, хәрәкәтләнү кемнән дә артмый. Әнә бу яктан физик мөмкинлекләре чикләнгәннәргә карап үрнәк алу да җитә: күзе юньләп күрмәсә дә, кул-аягы тулысынча эшләмәсә дә, тырмашып-тырнашып яшәүчеләр арабызда шактый. Ә инде үзләре арасында уза торган төрле бәйгеләргә барып, көндәшләре белән көрәшерлек көч таба алуы – ул инде үзе үк җиңү дигән сүз. Үткән атнада Кукмарадагы “Барс Арена” спорт сараенда үткән өстәл спорт уеннарында бар дөньясын онытып ярышучыларны күреп, бу фикерем тагын да ныгыды. 
- Россиядә өстәл спорт уеннарының Федерациясе бар, һәм ул ел дәвамында төрле бәйгеләр, чаралар үткәрә, - ди озак еллар районыбызда физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең “Аргамак” спорт клубын җитәкләгән, бүгенге көндә районда өстәл спорт уеннары түгәрәген алып баручы Дамир абый Галиәхмәтов. – Чит илләрдә хәтта әлеге спорт төрләре буенча дөнья Чемпионатлары да уздырыла. Спорт төрләренең исемнәре безнең колак өчен ят булса да, үзләре мавыктыргыч һәм кызык.
Узган ел Кукмараның Королев урамында ачылган “Барс Арена” спорткомплексында әлеге түгәрәккә йөрүчеләр өчен махсус бүлмә бирелүе дә – зур мәртәбә. 
- Биредә яңа спорт залы төзеләчәген ишеткәч, безгә дә бүлмә бирелсә яхшы булыр иде дип, җитәкчелеккә мөрәҗәгать иткән идек, - ди Дамир абый. – Рәхмәт, тыңладылар. Ә бит моңарчы ярышларга барасы булса, кайсы авыл җирлеге башлыгы хәерхаһлы карашта була – шул территориядәге берәр бинага барып, күнегүләрне ясый идек. Ә өстәл уеннары җиһазлары район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Равил абый Нигъмәтҗановның гаражында сакланды. Шуннан төяп чыгып китәбез дә, күнегүләр, ярышлар беткәч, кире алып кайтып бушатабыз. Ә инде “Барс Арена”дагы бүлмәдә хәзер рәхәтләнеп атнага өч тапкыр күнегүләргә җыелабыз. Һәрдаим 15ләп кеше килә. Бу түгәрәк  физик мөмкинлекләре чикләнгән кеше өчен генә түгел, ә өлкән буын өчен дә. Килегез, йөрегез. Ярышларга барып торабыз. Соңгы күрсәткечләребез дә мактанырлык, август аенда Чирмешәндә республика беренчелеге үткән иде, анда да җиңеп кайттык. Кукмарадан Рәис Шакиров - шаффлбордта, мин – новуста беренче, Валентина Борисова – новуста, Екатерина Терентьева джакколодан икенче урыннарны алдык. 2018 елда републикада узган беренче Чемпионатта беренче урынны алып кайткан идек. Аннан соң ул үткәрелмәде, быелгы Чемпионатта  безнең команда тагын беренчелекне яулады. Март аенда мондый төр ярышны бер оештырган идек инде, бүген менә тагын җыелдык.
...Якты, зур “Барс Арена”ның залы. Бәйгеләрдә катнашу өчен 40ка якын кеше язылган. Физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләрдән тыш бу көнне ярышка Кукмарадагы “Наз” тернәкләндерү төркеменә йөрүчеләр дә килгән иде. Алар да, кызыксынып, һәрберсе һәр төрдә диярлек катнаштылар. Түзмәдем, әле үзем дә минем өчен яңа булган уеннарның берничәсендә сыналып карадым. Әйтик, корнхол дигәнендә кулның “хәтерләү сәләте” көчле булуы сорала. Чөнки эченә берникадәр авыр әйбер тутырылган кечкенә капчыкларны махсус тишеккә атканда уңышлы булган беренче хәрәкәтеңне онытмыйча, шуны ук кабатларга кирәк. Никадәр күп күләмдә капчыклар тишеккә төшеп барса – шулкадәр сиңа күбрәк очко языла. Бу бәйгедә Кукмарадан Тимерхан Әхмәдиев беренчелекне алды. Ә аның үзенә 80 яшь! Шаффлбордта исә киресенчә кул бармакларының сизгерлеге кирәк. Андагы магнит куелган ярымшарларны катырак этеп җибәрәсең икән, бөтенесе “молоко”га китеп бара.     
- Күз белән өченче төркем инвалид мин. Күзем начар күргәнлектән, кульбутто һәм новус уеннары миңа авыр бирелә. Шаффлбордны яратып уйныйм, - ди республикакүләм бәйгеләрдә күпләр өчен көчле көндәш булып саналган, ул көнне дә бу төрдән җиңүче булган  Кукмарадан Рәис абый Шакиров.
Коляскада хәрәкәт итүчеләр өчен бочче уенында хөкемдарлык эшен Дамир абый үзе алып барды. Катнашучы түгәрәк ак тупны иң беренче итеп атып җибәрә дә, калган кызыл, зәңгәр тупларны шуның янына мөмкин кадәр якынрак итеп атарга тырышырга кирәк икән. 
10 яшьлек Ангелина Айгишева бу ярышка әнисе белән килгән иде. Ул үзен әлеге бочче төрендә сынап карады. 
- Кызым белән түгәрәккә йөрергә тырышабыз, ә ярышка беренче тапкыр килдек, - ди Екатерина Айгишева. -  Түгәрәккә теләп йөри, моннан тыш китаплар укырга, рәсем ясарга ярата. 
Ангелина бу уенда өченче урында калды.  
Әлеге ярышта призлы урыннарны алучыларга “Барс Арена” администрациясе тарафыннан әзерләнгән медальләр һәм грамоталар тапшырылды. Ә Виктор Исикеев ноябрь аенда Пермьдә новус буенча  үтәчәк Чемпионатка китә икән. Аннан да күңелле хәбәрләр генә көтеп калыйк.
Беренче урыннарны алучылар: 
Корнхол – Тимерхан Әхмәдиев (Кукмара); 
Кульбутто – Екатерина Терентьева (Кукмара);
Джакколо – Николай Большов (Ядегәр); 
Новус – Виктор Исикеев (Югары Күзмис); 
Бочче – Илфат Дәүләтшин (Кукмара); 
Шаффлборд – Рәис Шакиров (Кукмара).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев