Балыклы авылыннан Венера Гарәпшина: Һәр һөнәрнең үз вакыты
Сигез ел элек пенсиягә чыккач, ул “Урал” хуҗалыгының мегафермасына сыер саварга килгән.
Балыклы авылыннан Венера апа Гарәпшина – башка күп кенә гүзәл затларыбыз кебек тик торуны белми торган тынгысыз, тырыш кеше. Моннан сигез ел элек пенсиягә чыккач, ул “Урал” хуҗалыгының мегафермасына сыер саварга килгән. Әлеге хезмәт күңеленә яткан, күрәсең, шуннан бирле биредә эшли.
Венера апа Биектау районында дөньяга килә, ә моннан 36 ел элек Балыклы авылына килен булып төшә.
– Мин – белемем буенча кибетче, Казанда укыганнан соң, биш ел башкалада эшләдем. Шул вакытта иптәш кыз белән Балыклыга кунакка кайтып йөрдем һәм булачак тормыш иптәшем Нургалине очратып кияүгә чыктым. Бу авыл, аның кешеләре бик ошады. 30 ел төп йортта кайнана белән матур гомер иттек. Аның үлгәненә биш ел булды. Монда исә төрле эшләрдә хезмәт куярга туры килде. Тегүче дә булдым, биш ел тирәсе Балыклыда клуб мөдире вазыйфасын да башкардым. Ирем белән өч ул тәрбияләп үстердек. Аларның үз гаиләләре, Казан шәһәрендә гомер итәләр. Бүгенге көндә өч оныгыбыз бар. 50 яшьтән пенсиягә чыктым, әмма фермага килергә булдым. Кызыктым, ничектер үзенә тартты бу эш. Мәскәүдән кешеләр килеп, саву залында эшләргә өйрәттеләр. Үзебез дә гомер буе мал асрап гомер иттек, бүгенге көндә үгезләребез бар. Иптәшем: “Әлеге эшкә алданрак киләсе калган дип уйламыйсыңмы?” – ди. Юк, дидем, һәрнәрсәнең үз вакыты. Мин менә нәкъ үзвакытында килдем дип уйлыйм, – диде Венера апа.
Мегафермада эш өч сменада оешкан. Бу бик уңайлы, өйдәге эшләргә дә вакыт кала, ди савымчылар. Чөнки авыл кешесенең бакчасы, абзарда маллары да көтеп тора. Беренче сменага килүчеләр иртәнге сәгать дүртенче яртыдан көндезге сәгать уникегә кадәр эш урынында булалар. Икенче сменаның эш сәгате көндезге сәгать уникедән кичке сәгать җидегә кадәр дәвам итә. Кичке сәгать җидедән төнге сәгать бергә кадәр өченче смена эшли. Әлеге мегафермада 2000 савым сыер исәпләнә. “Параллель” формада урнашкан ике савым залы бар. Смена саен һәр залда бер меңгә якын сыер савыла.
– Эшемнән мин бик канәгать, ялы да үз урынында, хезмәт хакы да бик яхшы, вакытында бирәләр. Эшкә автобус йөртә: капка төбеннән алып китә, кайтарып куя, бик уңайлы. Элек безнең әниләр фермага пычрак ерып барганнар, хәзер ферма яннары чиста, залларны су сиптереп кенә юабыз, бар җир яп-якты, ялт итеп тора. Себерке-көрәк тотканыбыз юк. Бөтен эш автоматлаштырылган. Эш шартлары бик уңайлы, бер зарланырлык түгел. Хезмәттәшләрем дә бик әйбәт, без алар белән сигез ел бергә инде. Югары Казаклардан Гүзәл Хәкимҗанова һәм Олыяздан Галия Мөхәмәтшина белән сыер савабыз, берсе малларны куып кертеп тора, тагын бер операторыбыз, алмашчы сыер савучы кызыбыз да бар. Шуңа күрә кайчан кирәк, шул вакытта ялны көйли алабыз. Алга таба да шулай килешеп, исән-сау эшләргә язсын, – диде Венера Гарәпшина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев