Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Балыклы авылыннан Мәүлидә Хамматова рәсем ясарга сәләте әтисеннән күчсә, тегәргә яратуы - әнисеннән

Балыклы авылында яшәүче Мәүлидә Хамматованың өенә үткәч тә, үзеңне әле дә урамда, җыйнак, матур гына ишегалдында кебек хис итәсең.

Балыклы авылында яшәүче Мәүлидә Хамматованың өенә үткәч тә, үзеңне әле дә урамда, җыйнак, матур гына ишегалдында кебек хис итәсең. Әнә яшеллеккә чумган агач «үсеп»  утыра, агачтан сырлап ясалган баскыч култыксаларына рәхәтләнеп ике кеше сыярлык эскәмия дә терәтеп куелган. Юк, боларның берсе дә картина да, стенага ясалган рәсем дә түгел, ә чынбарлык.

Йортының аскы өлешенә баскычтан төшкәндә үк күзгә ташлана: бирегә стеналарны тулаем алып, яшеллеккә күмелгән кечкенә генә татар авылы «күчеп утырган». Йөзьяшәр имәннәр дә, урманга илтүче җәяүле сукмагы да, талгын гына агучы инеш һәм Мәүлидә апаның иң яраткан чәчәкләре - ромашкалар да җәйге кояшның җылы нурларында коена.

Күңел, күз ял итә бу матурлыктан.  Аш бүлмәсендә эленеп торган картиналарына гына күз сал әле: гади генә банкага утыртып куелган шомырт чәчәкләреннән нинди тәмле хуш ис таралган; инде көз кочагына кереп баручы агачларның төрле төстәге яфраклары кичке шәфәкьта һәм йокыга талган күл фонында нинди серле... Карап туярлык түгел!  

Бу эшләрнең һәммәсен дә хатын-кыз тудырган дип ышанасы да килми. Чөнки без рәссамнарны ир-ат затыннан булырга тиеш дип кабул итәргә күнеккән. 

«Мин картиналарымның барысын да диярлек Лянторда калдырдым. Балыклы егете Вахит белән 35 ел анда тормыш иттек бит без, өч балабыз шунда туды. Иң элек нефтегаз оешмасында эшләгән идем. Балаларымны бакчага, мәктәпкә йөртергә авыр булды да мәктәпкә күчтем. Һөнәрем буенча рәссам-бизәүче мин. Лаеклы ялга чыгып, авылга күченеп кайтуыма дүрт ел булды», - ди Мәүлидә апа.

Уразай авылында туып-үскән Мәүлидә апага рәсем ясарга сәләте әтисеннән күчсә, тегәргә яратуы - әнисеннән.

«Хәтерлим, сеңлем Зөлфия белән икебезгә нәнә зәңгәр шакмаклы, сырлы-сырлы киң итәкле, озын җиңле бик матур күлмәк тегеп киерткән иде. 7 сыйныфтан үзем дә күлмәк тегә башладым. Шуннан бирле диярлек бер киемне дә сатып алганым юк», - ди ул. Әйе, тегүчелек осталыгын да Аллаһы Тәгалә аннан жәлләмәгән. Авылдашлары өчен аның ишеге һәрвакыт ачык, чалбар-күлмәк кыскартасы, бөгәсе, тегәсе булса да, аңа киләләр. «Кешесез торганым юк, тегү  күңел юанычы бирә, ял итәм, бөтен борчуларым онытыла», - ди ул. Оныкларына дип теккән татар милли киемнәре дә аларның кунакка кайтканын көтә. 

Балыклы авылының ике урамында бик матур ике зур самавыр урнаштырылган. Аларны да, татар орнаментларында кулланыла торган бизәкләр төшереп, Мәүлидә апа буяган. “Буяулары тиз кибә торган булса да, алар купмасын өчен, иң элек самавырларны грунтладым. Аннан соң алдан кәгазьгә ясалган эскиздан карап, милли бизәкләрне күчердем, буядым”, - ди ул. 

Матурлык илендә яшәүче Мәүлидә апага әле бик күп еллар  гүзәллек тудырып гомер кичерергә язсын.
 
 Эльмира ИСРАФИЛОВА-ТЕЙРАН (Төркиянең Анкара  телерадиокомпаниясендә хәбәрче һәм алып баручы):

-Мәүлидә апа – әтиемнең уртанчы сеңлесе. Ул – кечкенә вакытымнан ук хәйран калган, аңа охшарга тырышкан, үрнәк итеп алган кешеләрнең берсе. Һәрвакыт йомшак тавышы белән җайлап кына сөйләшүче, нәрсәгә тотынса да башкарып чыгучы, үзе чибәр, үзе булдыклы... Хатын-кыз шушындый булырга тиеш дип уйлый идем мин. «Мин дә үзем тегеп киячәкмен», - дигән уй шулчакта күңелемә кереп утырды. Мәүлидә апа кебек булдыра алмасам да, кайчак теккәлим.
Апага нык сәламәтлек, үз кыйммәтен белеп, үзен кадерләп яшәвен телим.

Фото: Лилия Нургалиева/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk