Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Балыклы авылында мәчет ачылды

Чара Коръән аятьләре уку белән башланып китте.

Бүген Балыклыда мөселманнар өчен зур һәм истәлекле вакыйга булды – авылда яңа мәчет ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәте башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, район башлыгы Сергей Димитриев һәм башка кунаклар катнашты.
Чара Коръән аятьләре уку белән башланып китте һәм мәчет төзелешендә хезмәт куючыларга рәхмәт сүзләрен ирештерү белән үрелеп барды. 

- Мәчетләр ачу турында бик күп хәдисләр бар. Шуларның берсендә кем Аллаһ ризалыгы өчен  мәчет төзесә, Аллаһы Тәгалә аңа Җәннәттә шундый ук сыйфатта бер йорт бүләк итә, диелә. Димәк, бу мәчетләребез сыйфатлы итеп эшләнергә тиеш. Чөнки кайчан да булса, ул сезнең йортыгыз булачак. Ләкин бу мәчетләр буш тормасын, анда биш вакыт намаз укылсын, дәресләр алып барылып һәм башка  дини йолалар башкарылсын, – дип сөйләде Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм авыл халкын, чарада катнашучыларны Мәүлид ае башлану, мәчет ачылышы белән тәбрик итте. 

Баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев та авыл халкын олы вакыйга белән котлап, изге теләкләрен ирештерде.

- Акчаң булса, мәчет төзергә була. Бер айда, ун елда калкып чыккан дин йортларын күргән бар. Әмма күпме генә акчаң булса да, кешенең күңеленә мәчет салу мөмкин түгел. Мәчетләргә кеше йөрсә, намаз укылса, ул авылга бәрәкәт сорап тора. Аллага шөкер, Кукмара районында мәчетләр эшли, 78нче дин йортына нигез салынган, – дип билгеләп үтте ул.

Әлеге дин йорты төзелешенең иганәчесе - "Урал" хуҗалыгы җитәкчесе Газинур Хәбибрахманов. Аның изге эшкә керткән өлеше бәяләп бетергесез. Моны район башлыгы Сергей Димитриев та билгеләп үтте.

- Матур, якты мәчет ачыла. Авылыгызда Газинур Хәбибрахманов кебек шәхес булу - бик зур бәхет. Аның турында көннәр буе сөйләргә мөмкин. Газинур Хатыйм улы сезнең авыл, җирлек өчен генә мәртәбә түгел, ә бөтен район, республика, илкүләм танылган шәхес. Мин аның белән авыл хуҗалыгы тармагында эшли башлаганда таныштым, шул вакытлардан бирле бик күп ярдәмен тойдым. Әле бүген дә кулга кул тотынып эшлибез, нинди генә сорау туса да уртага салып сөйләшәбез. Халыктан гына акча җыеп мондый мәчет салып булмый, чөнки бәясе шаккаткыч. Ә Газинур Хатыйм улы минеке түгел дип тормый, Нырья, Олыяз һәм башкасына да булышырга тырыша, - дип сөйләде Сергей Димитриев.  

Газинур Хәбибрахманов исә төзелеш оешмасы, "Рассвет", "Урал" хуҗалыгында хезмәт куючылар, авыл халкыннан башка мондый зур эшне башкарып чыгып булмас иде дип билгеләп үтте.  

- Төзелеш оешмасы егетләренең мәчет салганнары юк иде, әмма  мегафермаларны бик яхшы эшләделәр. Каенсар авылы мәчетенә ремонт ясадылар. Мәчет сала башлаганчы Әтнә, Балык Бистәсе районнарына барып,  мәчетләрне карап кайттык. Дин йорты авылда иң күркәме булырга тиеш.  Алдан ук егетләр белән төзелешне җиренә җиткереп, намус белән эшләргә дип сөйләштек. Төп ярдәм хуҗалыктан булды. Әмма миңа гына рәхмәт әйтү дөрес түгел, "Урал", Рассвет" хуҗалыгында эшләүчеләрнең барысының да хезмәте керде. Чөнки кырларыбызда иген үсмәсә, сөт, ит җитештерелмәсә, акча кермәсә, боларның берсен дә эшләп булмас иде. Авыл халкыннан ике миллион сум акча җыелды. Аның барысы да мәчеткә тотылды. Иң беренче ай кайтартылды, җиһазлар алынды. Әмма мәчетне төзү генә түгел, ул буш тормасын, бирегә килүчеләр саны артсын, дин йорты халыкка озак еллар хезмәт итсен иде, - диде ул.

Әйе, мәчет – авылның йөрәге. Ул кешеләрне берләштерә, авыр вакытларда көч бирә, шатлыклы көннәрне дә, кайгылы мизгелләрне дә уртаклашу урыны була. Балыклы авылында төзелгән бу гыйбадәт йорты киләчәк буыннарга да хезмәт итәр, иманлы тормышка өндәүче рухи мәркәз булыр, дип ышанабыз.
Тантананың ахырында кунаклар һәм авыл халкы бергәләп яңа мәчеттә беренче намазны укыдылар.

Роза Салихова:

- Шушы авылда  тудым, гомер иттем, 38 ел мәктәптә хезмәт куйдым. Дүрт балабыз, җиде оныгыбыз бар, Аллага шөкер. Авылда элеккеге мәчет утыз ел элек салынды. Күләме буенча ул кечкенәрәк иде һәм җизнәбез, мулланың ярдәмчесе, быел мәрхүм булган Камил Сәйфетдинов өстәмә мәдрәсә салдырды. Мин үзем дә шунда укыдым. Бик дини күңелле кеше иде.  Чыгышы белән Балык Бистәсе
районыннан булса да авыл өчен янып йөрде, энесе Равил белән зиратны да карап тордылар. Иске корылмалар сүтелде һәм Газинур Хатыйм улының ярдәме белән шушындый күркәм дин йорты калкып чыкты. Авылыбызда шундый кешеләр булуына без бик сөенәбез. Мәчетебезгә куанабыз, бу - зур горурлык. Аллага шөкер, укулар дәвам итә. Өч төркем хатын-кызларны Гүзәл Һаҗиева, Нурфия Шәрәфиева, Нурсилә Касыймовалар, ә  ир-малайларны Нурсил Галиев укыта.  Өр-яңа мәктәп, мәчетебез булды, клубта ремонт бара. Алга таба фельдшер-акушерлык пункты да эшләнер дип ышанабыз. Авылыбызда яшьләр калып, аны тагын да ямьләндерү өстендә эшләрләр дип өметләнәбез.

Мулланур Хәкимов:
- Мәчет искиткеч! Бик матур, төзүчеләр җиренә җиткереп эшләделәр. Үзеңне өйдә бер төрле, урамда икенче төрле хис итәсең, ә мәчеттә бөтенләй башка кичерешләр. Кайбер көннәрне намаз укып чыккач, хәтта сөенечтән тамак төбенә төер утыра, күңел тула. Аллага шөкер, мәчеткә кеше йөри, әмма халыкны тагын да күбрәк итеп күрәсе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев