Балыклы авылы клубында капиталь ремонт бара
Клуб бинасы 1989 елда салынган, һәм ул шактый начар хәлдә иде.
Балыклы авылы клубының яңарыш кичерүе турында моннан берничә ай элек хәбәр иткән идек инде. Бүгенге көндә төзүчеләр шактый эш башкарырга өлгергән.
Клуб мөдире Рәзилә Гатауллина сүзләренә караганда, капиталь ремонт “Гаилә” илкүләм проектына керүче “Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы” федераль программасы буенча алып барыла.
– Клуб бинасы 1989 елда салынган, һәм ул шактый начар хәлдә иде. Районның төзелеш оешмасы хезмәткәрләре февраль аенда ремонтка кереште. Төзекләндерү вакытында бинабыз күзгә күренеп үзгәрә, яңара. Егетләрнең барысы да тырыш, оста. Аларның һәр башкарган эшен түземсезлек белән көтеп алабыз. Янкорма җиткерелгәч, яз-көз, хәтта җәй айларында да яңгырлар вакытында кайбер урыннарыннан су үтеп керүче бинаның түбәсе яңартылгач, күңел бер сөенсә, череп, каралып беткән агач рамлы тәрәзәләрне заманчага алыштыргач, икенче тапкыр куаныштык, – ди ул.
Әлегә мәдәният учагы территориясе төзелеш мәйданчыгын хәтерләтә. Бер урында комнар өелгән, икенче җирдә поддоннарга куелган кирпечләр тезелешеп, үз чиратларын көтә, тышлау материаллары, төзелеш кирәк-яраклары да эш өчен әзерләп куелган. Ә менә бинаның эченә керсәң, яңалыкларны күрми калмыйсың. Панорамалы зур тәрәзәләр үзе генә дә ни тора!
– Тамаша залы, фойеда иске идән сайгакларын демонтаж вакытында сүтеп алганнар иде, балчыкны тигезләп, бетон белән катырып эшләгәч, анысы да бик яхшы булды. Алга таба өслек җәяселәре генә кала. Шулай ук җилләтү (вентиляция) системалары да эшләнде, электр чыбыклары яңартылды, өстәмә бүлмәләр ясалды, бинаның бер ягыннан тышлау эшенә дә керештеләр, – ди Рәзилә Зөфәр кызы. – Бина моңарчы 299 квадрат метр мәйданны алып тора иде. Ремонт вакытында әлеге сан бераз үзгәрде. Чөнки клубның алгы як өлешенә янкорма төзеделәр. Анда су, канализация системаларын үткәреп, бәдрәф ясалачак, шулай ук киенү-чишенү бүлмәсе дә янкормада урын алыр дип планлаштырыла. Капиталь ремонт вакытында территория дә төзекләндереләчәк.
Яңартылган клубта халыкны нинди яңалыклар көтә соң? Җитәкче белән шул хакта да сөйләштек.
– Авылыбыз китапханәсе белән клуб икесе бер бинада урнашкан. Безнең мәдәният учагына яшьләр генә түгел, өлкәннәр, балалар да теләп йөрде, җыр-бию һәм башка түгәрәкләр эшләп килде, китапханәдән дә кеше өзелмәде. Шашка, домино кебек өстәл уеннарын яраталар иде, балалар исә күбрәк тенниска тартылды, – ди Рәзилә Гатауллина. – Яңа сулыш алган клубның икенче катында, элеккеге кинобудкада спорт сөючеләр өчен тренажер залы ясалачак, мөдиргә дә аерым бүлмә булачак. Ремонт эшләре төгәлләнгәч, музыка аппаратурасы, экран кайтачак, диделәр. “Урал” хуҗалыгы җитәкчесе Газинур Хәбибрахманов та бильярд өстәле алып бирергә ышандырды.
Сүз уңаеннан:
Быел районда республика программасы буенча – Төркәш, ә федераль программа кысаларында Вахит авылындагы “Яшь тамашачы театры” бинасы төзекләндерелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев