Балтач-Шәмәрдән трассасында йөк машинасы шоферы, идарәне югалтып, юл кырыена төшеп киткән
ЮХИДИ хезмәткәрләре фураны тартып чыгарырга булышкан
Татарстанда ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчегә кюветтан фураны тартып чыгарга ярдәм иткән. Бу хакта республика ЮХИДИ идарәсеннән хәбәр иттеләр.
Балтач – Шәмәрдән трассасында полиция лейтенанты Раниф Галимбәков һәм полиция өлкән сержанты Равил Вәлиев кюветка төшкән «МАЗ» йөк машинасы күргәннәр.
Машина йөртүче трассада идарәне югалтып юл кырыена төшеп киткәнлеген әйткән. Нәтиҗәдә, фура карда батып калган.
Фото: ГИБДД РТ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев