Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Балтач районында янгын чыккан гаражда ир-ат һәлак булган

Башлангыч мәгълүматлар буенча, янгын сүндерелмәгән тәмәке аркасында килеп чыккан

ТР Балтач районында янгын чыккан гаражда ир-ат һәлак була, дип хәбәр иттеләр Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Кариле авылында Мирная урамындагы кирпеч гаражда янгын чыгу турында хәбәр килде.

Йорт хуҗасының әнисе янгын сүндерүчеләргә аның улы гараждан чыгып өлгерүен, әмма кулларының пешүен искәртте. Зыян күрүчене Балтач район үзәк хастаханәсенә озаттылар.

Бинада тагын бер ир-ат булуы билгеләнде. Гаражның ачык ишекләреннән куе кара төтен чыга иде.

20 минуттан 110-нчы номерлы частьнең янгын сүндерүчеләре янгынны тулысынча сүндерделәр. Янгын сүндерү вакытында 61 яшьлек ирнең мәете табылган.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, янгын сүндерелмәгән тәмәке аркасында килеп чыккан. 

Татар-информ

Фото: ГУ МЧС России по РТ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев