Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Балтач районында көчле җил өч йорт һәм ике сарай түбәсен алып аткан

Һәлакәттә беркем дә зыян күрмәгән.

Татарстанда көчле җил Балтач районы Күргем авылында өч йортның һәм ике сарайның түбәсен алып аткан. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«9 августта 21.09 сәгатьтә ашыгыч ярдәм хезмәтләрен чакыруның бердәм номерына Күргем авылының Бакча урамында көчле җил өч торак йорт һәм ике сарай түбәсенә зыян китерүе турында хәбәр килде», – диделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Көчле җил аркасында 10 квадрат метр мәйдандагы бер торак йортның түбәсе зыян күргән. Шулай ук көчле җил 85 квадрат метр мәйданлы ике торак йортның түбәсен һәм 300 квадрат метрлы мәйданлы ике сарайның түбәсенә өлешчә алып алып аткан.

Һәлакәттә беркем дә зыян күрмәгән.

 

Фото: ГУ МЧС России по РТ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk