Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Балкып янар өчен китте

Үләрмен дә, онытылырмын, дип, Юкка гына, йөрәк, янасың...

 

Юк, андый йөрәккә ия булганнар мәңгелекнең түренә үтәчәк, андыйларны үлем алмый, алар - мәңгелек! Олыяз урта мәктәбенең җанына әверелгән олуг шәхес – Гомәр Хаҗиев әнә шундыйларның берсе иде. Аны, күк йөзендә кабынып, тиз генә атылып сүнгән йолдызга тиңлиләр.

Олыязда мәрхүмнең якты образын мәңгеләштерүгә багышлап үткәрелгән кичә күңелдә җуелмас тәэсирләр калдырды, истәлекләрне яңартты. Әлеге чара мәктәп каршында эшләп килүче туган як музеена Гомәр Хаҗиевның исемен беркетү белән башланып китте һәм мәктәпнең үзендә дәвам итте. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Айсылу Баһавиева җитәкчелегендә Гомәр Һашим улының энекәше Әмир Гыймадиев һәм башка туганнары, мәктәп коллективы, зур тырышлык куеп, фидакарь олуг шәхескә тугры булуларын тагын бер кат расладылар.

Шагыйрь сүзләре белән әйткәндә, чыннан да:

Ул бит, тере йолдыз сыман,
Балкып янар өчен озак
Мәңгелеккә китеп бара!..

Рәсүлә ШАКИРОВА

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев