Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Балалар китап иленә сәяхәт кылдылар

Әлеге чарада 3нче урта мәктәп укучылары катнашы

Балалар китапханәчесе Гөлфия Хафизова 3нче урта мәктәпнең 1в сыйныфы укучылары белән “Китап иле буйлап” дигән уен-сәяхәт үткәрде. Дәрес барышында балалар китапханә тарихы, китаплардан файдалану кагыйдәләре, китапханәгә язылу, китаплар сайлау, абонементта һәм уку залында үзеңне тоту тәртибе белән таныштылар. Әңгәмә матур презентация күрсәтү белән үрелеп барды. Балалар бик теләп яңа китаплар, балалар энциклопедиясе һәм журналлар карадылар, төрле уеннарда һәм конкурсларда актив катнаштылар, әдәби геройлар турында табышмаклар чиштеләр, мультфильмнар карадылар. Чара абонементта тәмамланды, балалар зур кызыксыну белән китаплар сайладылар, уку өчен китаплар алдылар һәм “Укучының мәдәни көндәлеге”нә тамгалар куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X