Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Балалар Хәтирә Салихова белән очрашуга барды

Хәтирә апа өч ел буена дошман чолганышында калып, ачлыкны, ялангачлыкны, барлык авырлыкларны үз җилкәләрендә кичергән

Ленинград камалышы өзелүгә 75 ел тулу уңаеннан, без 6-7 сыйныф укучылары белән Ленинград камалышында катнашкан Хәтирә апа Салихова белән очрашуга бардык.

Хәтирә апа өч ел буена дошман чолганышында калып, ачлыкны, ялангачлыкны, барлык авырлыкларны үз җилкәләрендә кичергән. Ул, хәтер йомгагын сүтә-сүтә, балаларга бик җентекләп сөйләде. Аның күңелендә ул вакытларның һәр көне, һәр мизгеле сакланып калган.

Укучылар аны тын да алмый тыңладылар. Исәннәрнең кадерен белик, аларны сөйләтеп калыйк, чөнки сугыш ветераннарыбыз бармак белән генә санарлык калды.

Альбина САЛИХОВА, Өлге авыл китапханәчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев