Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Балалар белән Кукмара буенча сәяхәткә чыктык

Әлеге сәяхәтебез балалар өчен онытылмаслык булды

Кышның матур бер көнендә без “Кояшкай” балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән шәһәребезнең Туган якны өйрәнү музеена сәяхәт кылдык. Әлеге музей тышкы яктан ук ниндидер көч белән үзенә тартып тора. Ялгышмаганбыз икән, тышкы ягы гына түгел, эчке ягы да бик күңелгә ятышлы булып чыкты. Музей хезмәткәрләре безне ачык йөз, ягымлы караш белән каршы алды. Шәһәребез тарихы, татар халкының көнкүрешен чагылдырган экспонатлар турында бик теләп сөйләделәр. Аларның һәрберсе – үзенә күрә бер тарих, барып үз күзләрең белән күрергә генә кирәк. Балалар экскурсоводның сөйләгәнен бик кызыксынып тыңладылар һәм истәлеккә фотога да төштеләр.

Шуннан соң без балалар белән бөтен Рәсәйгә үзенең язгы, кышкы киемнәре белән дан тоткан Кукмара тегү фабрикасына юл алдык. Экскурсияне безгә “фабриканың йөрәге” булган эксперименталь участоктан башлап җибәрделәр. Нәкъ шушында яңа кием модельләре туа һәм күпләп җитештерү өчен әзерләнеп җибәрелә. Шулай ук безгә киемнәрнең ничек киселешен, тегелешен, рәсем төшерелгәнен күрсәттеләр. Үз әниләрен, әбиләрен тегү машинасы артында күрү кайбер балаларда горурлык хисе уятты, ә кайберләре исә киләчәктә үзләренең тегүче булырга хыяллануларын белдерде.

Әлеге сәяхәтебез балалар өчен онытылмаслык булды.

Гөлия САДЫЙКОВА, тәрбияче

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk