Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Балалар белән “фольклор” иленә сәяхәт

Бу чараның максаты мәктәпкәчә яшьтәге балаларны фольклор әсәрләре белән таныштыру, рухи һәм әхлак тәрбиясе бирү иде

Без клуб мөдире Миләүшә Сәлахова белән берлектә балалар бакчасына йөрүче сабыйлар өчен “Наши истоки. Читаем фольклор” акциясе кысаларында, “Фольклор иленә сәяхәт” дигән кичә үткәрдек. Бу чараның максаты мәктәпкәчә яшьтәге балаларны фольклор әсәрләре белән таныштыру, рухи һәм әхлак тәрбиясе бирү иде. 

Чара башында балаларга фольклорның нәрсә икәне аңлатылды, әлеге жанрга нәрсәләр керә икәне әйтелде. Кичә барышында балалар белән сынамышлар, әйтемнәр, тизәйткечләр, мәкальләр, такмазалар, санамышлар, табышмаклар һәм башкаларны искә төшердек. 

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында иң яратып уйнала торган уеннар – халык уеннары. Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, тормыш-көнкүреше чагылыш тапкан бу уеннар балаларда өлгерлек, тапкырлык, ярдәмләшү, шулай ук кешелеклелек, шәфкатьлелек, сабырлык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияли. 

Чараның икенче өлешендә нәниләр белән “Кәрия-Зәкәрия”, “Күрсәт әле үскәнем”, “Йөзек салу”, “Чума үрдәк, чума каз”, “Йөзек салыш”, “Түбәтәй” кебек җырлы-биюле уеннар уйнадык. Чарага куелган китап күргәзмәсенә күзәтү ясадык. 

Альбина Салихова, Өлге авыл китапанәчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев