Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Бала имезү күкрәк һәм аналык бизендә яман шеш килеп чыгу куркынычын киметә

29 июльдән 4 августка кадәр Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан «Күкрәк сөте белән тукландыруны таныту атналыгы» уздырыла.

Имчәк балага күкрәк сөте ашатуның файдасы турында сөйләгәндә, без еш кына моның хатын-кызга да файда китерүен онытабыз. Күкрәк сөте белән тукландыру –  сабыйга һәм аның әнисенә ярдәм буларак, табигать тарафыннан уйланылган күп компонентлы комбинация ул. Бу хакта тәфсилләбрәк медицина фәннәре кандидаты, неонатолог, педиатр Светлана Жданова сөйләде.

Күкрәк сөте ашатуның балага файдасы

Әлеге факт беркемдә дә шик тудырмый. Күкрәк сөтенең үзенчәлекле составы сабыйның ихтыяҗларын тулысынча канәгатьләндерә. Бу – бала өчен идеаль ризык. 

Күкрәк сөте ашатканда баланың вируслы һәм бактериаль инфекцион авыруларга (отит, пневмония, кискен респиратор вируслы инфекция, кискен эчәк инфекцияләре һ.б.) сирәгрәк бирешүе, балаларның кинәт үлү синдромы куркынычы кимүе, тешләре дөрес итеп урнашуы дәлилләнгән. Имезү сабыйда симерү, онкология, аллергия авыруларын кисәтә.

Елдан артык күкрәк сөте белән тукланган балаларда акыл сәләтенең югарырак булуы күзәтелә.

Моннан тыш, имезү – әни белән сабый арасындагы рухи бәйләнешне ныгыта, ана хисләрен уята.

Имезүнең ана сәламәтлегенә файдасы

Бала тудыргач ук аны күкрәк сөте белән ашата башлау хатын-кызга тизрәк тернәкләнергә, аналыкның кыскаруына һәм кан югалту куркынычын киметергә булыша. Бала тапканнан соң була торган депрессияне җиңәргә ярдәм итә: имезә торган хатын-кызның организмында нейропептид гормоннары арта, шул исәптән эндорфиннар – шатлык гормоннары да. Ә озак вакыт имезү күкрәк, аналык бизе һәм эндометрия яман шешен, шулай ук остеопороз һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтә. Ана һәм сабыйның сәламәтлеге өчен зур файдасын исәпкә алып, бүген балаларны күкрәк сөте белән ике һәм аннан күбрәк яшькә кадәр ашатырга тәкъдим ителә.

Бер елдан соң сөт үзенең файдалы үзлеген югалта икән дигән сүзләр – уйдырма. Имезүнең икенче елында сөт составында саклагыч антитәнчекләр (иммуноглобулиннар) күләме беренче елдагыдан да күбрәк булуы галимнәр тарафыннан дәлилләнгән. Әйе, бер елдан соң инде баланы тукландыруда күкрәк сөте төп урында түгел, шулай да әле аның өчен мөһим һәм файдалы санала.  

Күкрәк сөте белән тукландырып булсын өчен нишләргә?

Йөклелек чорында ук махсус курсларга йөреп, бала имезү тәртибенә өйрәнергә, күкрәкләр шешмәсен, сөт бетмәсен һәм аның күләмен арттыру өчен нинди чаралар күрү таләп ителүе турында мәгълүмат тупларга кирәк.

Сөт бүленү җайга салынмыйча һәм бала авырлык җыя башламыйча аңа имезлек каптырырга киңәш ителми, чөнки ул сөт күләме кимүенә сәбәпче булырга мөмкин. 

Бала үскән саен сөт күләменең дә артуына тәэсир итә торган, озак һәм уңышлы тукландыруның сере – сабыйны үзе теләгән вакытта ашату. «Күбрәк бирсәң, күбрәк аласың», дигән әйтем бар – лактациянең гормоннар ярдәмендә көйләнүенә нигезләнгән имезүнең дә төп шигаре бу.

Әгәр күкрәк сөте белән тукландыруны мөстәкыйль рәвештә җайга сала алмасагыз, ярдәм сорап белгечкә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Беренче кыенлыклардан ук баланы катнашмага күчерергә ашыкмагыз, күкрәк сөте белән ашату өчен көрәшергә кирәк!

Имезгәндә диета тотаргамы?

Күкрәк сөте белән тукландырганда махсус диета тоту таләп ителми, бары тик чи йомырка, ит, балыктан баш тарту, ә калганнарын кулланганда чаманы онытмау һәм ризыкны төрләндерү зарур. Бала имезә торган хатын-кыз һәрвакыт гаилә ярдәменә мохтаҗ. Җәмгыятьтә әле дә күкрәк сөте турында, йә ул артык майлы яисә, киресенчә, «майсыз», әнисе кирәкмәгән ризык ашаганга бала көйсезләнә, дигән уйдырмалар яши, хатын-кызны кирәкмәгән диеталар тотарга мәҗбүр итәләр яки киресенчә – күп итеп сөтле чәй эчертәләр. 

Әни сөте – һәр сабый өчен кулай ризык. Әгәр аның аллергик реакция бирүенә шик туа икән, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, чөнки тәнгә чыккан тимгелләрнең (яңа туган балада була торган акне, себореялы дерматит, тирләгән урыннар пешегү һ.б.) күпчелеге әни кешенең диетасына берничек тә бәйле түгел. Сөтнең күләменә дә диета белән йогынты ясый алмыйсың.

Балаларның гомере әнкәйләрнең күкрәк сөтен имеп башлансын! 

Материал «Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге» ДАССУ заказы белән әзерләнде

фото: Наиль Гибадуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев