Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Бакчада чүп яндырганы өчен кукмаралы штрафка тартылды

Бу хәл турында хәбәр янгын частеның элемтә пунктына иртә белән килеп иреште.

Кукмарада яшәүчене бакчада чүп яндырганы өчен административ штрафка тартканнар. Бу хакта Кукмара районының 117нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегендә хәбәр иттеләр.

11 май көнне 3.30 сәгатьтә 117нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең элемтә пунктына Кукмараның Басыйр Таҗетдинов урамында көчле төтен чыгуы турында хәбәр алына.

Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә гомуми мәйданы 4 квадрат метрлы бакчада чүп-чар яна торган була, утның 5 метр ераклыктагы торак йортка таралу куркынычы яный.

«Тикшерү нәтиҗәләре буенча хуҗаның бакчада чүп яндырганга янгын чыгуы ачыкланды», - диделәр янгын частенда. 

Республикада янгынга каршы махсус режим гамәлгә кертелгән иде. Бакчасында чүп яндырган өчен ир-атка карата административ беркетмә төзелде, ул 2000 сумнан алып 4000 сумга кадәр штрафны күздә тота.

фото: 117нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев