Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Авылымның хөрмәтле кешесе

Имамыбыз Рафаэль Хәлиуллин тыңлаган саен тыңлыйсы килә торган матур, аһәңле тавышы, үтемле вәгазьләре белән халыкны дингә өнди.

1997 елның унбишенче марты. Адай авылында зур вакыйга – яңа салынган мәчет үзенең ишекләрен ача. Без, мәктәп укучылары, бу бәйрәмнең бөеклеген аңлап бетермәсәк тә күңелле иде: бар кеше шат елмая, бер-берсен сәламләп, изге теләкләр тели... Матур яулык япкан сөйкемле апалар арасында чуалу - безгә үзе бер дәрәҗә. Бу - балачак истәлеге күңелләрдә якты хатирә булып мәңге саклана. Шул вакыттан бирле әлеге мәчеттә халыкны намазга дәшеп, азан тавышы яңгырый. Менә ничә еллар инде дин йортыбыз халыкка игелекле хезмәт күрсәтә. Ә имамыбыз Рафаэль Хәлиуллин тыңлаган саен тыңлыйсы килә торган матур, аһәңле тавышы, үтемле вәгазьләре белән халыкны дингә өнди.

Мәчет ачылды дип әйтүе генә җиңел, аның артында күпме хезмәт ята бит: акчасын табарга, материалларын кайтартырга, эшләтергә кирәк. Ә Рафаэль абый - шушы эшләрне башлап йөрүчеләрнең берсе.

Ул Адай авылының гади крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Сугыш, ачлык-ялангачлык хөкем сөргән авыр вакытлар була бу. Башта авыл мәктәбендә башлангыч белем ала, ә аннан соң Зур Сәрдеккә йөреп, 6нчы сыйныфны тәмамлый. Әмма алга таба укуын дәвам итәргә мөмкинлеге булмый: мал көтәргә алына. Ул елларда авылда ике көтү чыга, малның ишле чагы була. Ә уналты яшеннән яшүсмер егет хуҗалыкта хезмәт куя башлый.

- Безнең төп нигез авылның түбән очында иде, аннан соң төрле сәбәп белән берничә урын алыштырдык. Элек иске йортларны утынга сүтү, өйне җылыту өчен берничә гаилә бергә яшәү - өйдәш кертү дә бар иде. Әле алай гына түгел: шул өйгә сарык, сыеры да сыйган бит. Утын булмагач, саламнарны бәйләп яга, капчык тотып, мал тизәге эзләп, Зур Сәрдек якларына хәтле бара торган идек. Күрмәгәннәр калмады, баштан ниләр генә кичмәде, - дип сөйләде ул, хатирәләрен яңартып. - Хуҗалыкта нинди авыр, пычрак эш бар - шул безнеке булды. Фермада ремонт, урман кисү дисеңме... Агачка Идел (безнең якта Нократ елгасын шулай дип йөртәләр - авт.) елгасының аръягына чыга идек. Анда фатирда торып эшләдек. Шулай берсендә кичтән коеп яңгыр яуды, иртән аякка күн итек киеп чыгып киттек, киемнең дә юк чагы бит. Кинәт кенә һава торышы үзгәреп, болытлар кызарды да салкынайтып җибәрде. Аяктагы күн итекләр шытырдап катты, хәтта хуҗаның өенә кайткач, аларны сала алмыйча, тимер мичкә тыгып җебетергә туры килде. Менә шундый галәмәтләргә аяклар ничек чыдасын!

Сугыш афәте Хәлиуллиннар гаиләсен дә читләтеп үтми. Әтиләре Әсхәдулла, ике баласын ятим итеп, яу кырыннан әйләнеп кайтмый, хәбәрсез югала. Рафаэль абый аның турында мәгълүматларны архивлардан да эзләп карый, әмма таба алмый.

Ул үзе ватан алдындагы бурычын үтәргә Ташкент шәһәренә җибәрелә, тик сәламәтлеге какшап китү сәбәпле, хезмәтен калдырырга туры килә. Туган якларына кайтып, кабат хуҗалыкта төрле эшләрдә хезмәт куя.

- Фермаларның гөрләп торган чагы иде, шунда эшләп, гомер иттек, тамак туйдырдык: тирес түктек, аны салам эскерте кебек өяр идек, аннан соң төзелешләрдә катнаштык, бригаданың җитәкчесе дә булып тордым, - диде ул, егәрле чакларын хәтерендә яңартып.

Кулы хезмәт белгән ир-егетләрнең авылдашларына да ярдәме тия: балта эшләре алардан башка узмый.

Ә 1991-1992 елларда Рафаэль абый мәчет салдыру артыннан йөри башлый. Моңа нәрсә этәргеч биргән соң?

- Бу турыда мин үзем дә гел уйланып йөрим, - диде ул, әлеге фикерләрен кабат кузгатып. - Шул елларда минем аягым сынды. Чылбырлы тракторның арбасына утырып, басудан салам алып төшкән вакыт иде бу. Арба авып, мин шуып төшкәнмен, ә аягым чәрдәкләнеп сынган. Дәваханәдә аякка гипс салып, өйгә кайтарып җибәрделәр. Бәлки шушы хәлдә калу дингә якынаюга бер сәбәп булгандыр. Чөнки урын өстендә ятканда бер доганы укыйм да калган җирен стенага билгеләп куям, стена хәрефләр белән тулды. Шулай итеп, догалар күңелгә, хәтергә сеңә барды. Бу вакытта авылның өлкәннәреннән дә мәчет салдырасы иде, дигән сүзләрне ишеткәләдем.

- Ә аңа кадәр авылдагы мәчетләрнең язмышы сезгә билгелеме? - дип кызыксынам.

- Элеккеге мәчет хәзерге мәктәп урынында булган, диләр. Без исә кечкенә чактан авыл уртасындагы, хәзерге Фиргать Зыятдиновлар нигезендә урнашканына йөрдек. Хәтерлим әле: Можгада яшәүче туганнарга итек басарга өйрәнергә киткән вакытта мине манаралы мәчет озатып калды, ә кайтканда манарасы төшерелгән иде. Яңасын салганда да урынын сайлаганда төрле фикерләр булды, - диде мулла.

Авыл халкының көче белән бераз акча туплаганнан соң, 1992 елны Рафаэль абый агачка китә. Техниканы хуҗалык җитәкчесе Габделхәй Шәмсетдинов бирә. Төзелеш материаллары белән дә булышучылар табыла. Аларны санап бетерү мөмкин дә түгел, изге гамәлләре үзләренә савап булсын. Күмәк тырышлык белән аякка баскан мәчет 1997 елда үзенең ишекләрен ача. Шул елдан бирле Рафаэль абый анда имамлык вазыйфаларын башкара. Ул – авылыбызда халыкка Коръән аятьләрен ишеттерүче, никах, балага исем кушу, кешене ахирәткә озату кебек дини йолаларны үтәүче дә.

- Шул елларны мәчеткә бары тик өч-дүрт кеше йөрде, халык кызыксынмады. Хәзер, Аллага шөкер, җомга намазларына утызга якын кеше җыела, Ураза, Корбан гаете бәйрәмнәре зурлап уздырыла. Моны сөенеч дими ни дисең! – диде имам.

Рафаэль абыйның тормыш иптәше Зөлхәбирә апа һәр эштә иренең төп киңәшчесе, ярдәмчесе була. Алар, бергәләп, өч ул тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә төпчекләре Расил, киленнәре Гөлнара, оныклары янәшәсендә тыныч картлык кичерәләр.


фото: Ризиля Корбанова/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X