Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Авыл җанлы эшмәкәр

Әлеге язма Байлангар авылында гомер итүче хөрмәтле кешеләрнең берсе – Рәдиф Галимуллин турында.

Тырыш, булдыклы эшмәкәр, әти-әнисенә яраткан ул, тормыш иптәшенә кадерле ир, балаларына үрнәк әти ул. Гомумән, Галимуллиннар – авылда ихтирамга лаек гаиләләрнең берсе. Шулай булмый ни, күпме халыкны эшле, ашлы итә, авылны яшәтү, үстерү өчен көч куя бит алар.

Рәдиф абыйның эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башлаганына 15 ел булган. Бүгенге көндә алар кафе тоталар, анда төрле тәм-томнар җитештереп, кибетләргә сатуга чыгаралар, йөз гектарга якын сөрүлек җирләрендә үзләренә кирәкле бөтен культураларны үстерәләр, моннан тыш, абзар тутырып мал-туар, кош-корт асрыйлар. Билгеле, тормыш булгач, төрле чакларны күрергә туры килгән, барысы да җайлы, “майлы” гына бармаган, бүгенге дәрәҗәгә күмәк хезмәт, тырышлык белән ирешкәннәр. Галимуллиннар әле дә шул салынган сукмак буенча баралар, хезмәтләрен буыннан-буынга тапшырып, династия буларак дәвам итәләр.

Әңгәмәдәшем үзен җир кешесе дип атый. Ул бала чагыннан ук басу-кырларның иркенлеген, игеннәрнең шаулавын ярата. Шуңа күрәдерме, әллә инде гомер буе техникада хезмәт куйган әтисенең йогынтысыдырмы, ул авыл хуҗалыгы тармагын сайлаган.

- Без сеңлем Ләйлә белән күбрәк әби-бабай тәрбиясендә үстек, әти-әни иртән чыгып китә дә кич кайта иде, һәрвакыт эштә булдылар. Мәрхүм Хәкимулла бабай – сугыш ветераны, бик йомшак, нечкә күңелле, Маһиәнвәр әби исә кырыс, шул ук вакытта бик гадел иде. Әтием Сәгыйдулла гомер буе күмәк хуҗалыкта шофер булып эшләде, җаваплы, тырыш булганы өчен авылдашлар алдында хөрмәт казанды. Мин, авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, аның янына эшкә кайттым. Ә колхоз таралгач, әнинең кул астында эшли башладым. Аңа кадәр җәмәгать туклануы минем өчен бөтенләй ят тармак иде. Шуңа күрәдерме кыр эшләре бик сагындырды. Үзебезнең чәчүлек җирләр булу гына күңелне басарга ярдәм итте, - диде эшмәкәр, хезмәт юлын башлаган вакытларны искә алып.

Галимуллиннар сөрүлек мәйданнарының бер гектарында икенче икмәк игәләр, калганын башка яшелчәләр, күпьеллык үләннәр, бөртеклеләр алып тора. Сүз дә юк - зур хезмәт, сезон вакытында иртәнге сәгать дүртләрдә үк кырга чыгып китәргә туры килә. Аның каравы, кафеда үзебез җитештергән продукцияне кулланабыз, барысы да сыйфатлы, дип сөйләде Рәдиф абый.

- Ашханәдә 450дән артык комбинат эшчесенә хезмәт күрсәтәбез, бәрәңге генә дә ел буена 25 тонналап кирәк. 2010 елдагы корылык вакытында икенче икмәк уңмады, аны эзләп, Түбән Новгород өлкәсенә кадәр барып җиттек. Быелгы корылык та безне читләтеп үтмәде, әмма елына карата уңыш начар түгел. Бәрәңгеләргә су сибеп үстердек. Җәй буе яңгыр теләдек, хәзер менә кар көтәбез, - диде әңгәмәдәшем.

Рәдиф абыйның әнисе Венера апа – районда билгеле кеше. Ул да хезмәт юлын итек фабрикасының ашханәсендә башлап җибәргән, озак еллар кулланучылар җәмгыятен җитәкләгән. Венера апаның тылы да көчле булган: Аллаһы Тәгалә аңа киңәш-табыш итәрлек акыллы ир, балаларына күз-колак булырлык яхшы күңелле кайнана белән кайната биргән. Сәгыйдулла абый белән икесе ике тармакта эшләсәләр дә, һәрвакыт бер дулкында йөзгәннәр. Әле дә авыл клубларында спектакльләр куеп йөргән чакларын елмаеп искә алалар.

- Әни пенсиягә чыкканнан соң, ике ел тирәсе өйдә торды. Аннары киез итек-киез комбинатының элеккеге җитәкчесе Шамил Әхмәтшин аны ашханәне җитәкләргә чакырды. Әлеге бинаны карарга әни белән бергә бардык. Мине гел үзе белән ияртеп йөрде, хезмәтнең асылын аңларга өйрәтте. Әле дә ул эш барышы белән танышып тора, бирегә килгәч, аш-су бүлмәләрен бер әйләнеп чыгу белән үз фикерен әйтеп, төзәтмәләр кертә. Болар барысы да – тәҗрибә генә түгел, ә Ходайдан бирелгән талант, дип уйлыйм. Бездә хезмәт куючыларның күбесе – аның кул астында эшләгән, вакыт белән сыналган кадрлар. Яхшы пешекчене “үстерү” өчен ун ел вакыт кирәк, ди ул. Кадрлар проблемасы әле дә бар, яшьләрне эшкә тарту бик авыр, - диде эшмәкәр.

Бүгенге көндә өлкәннәр - балаларының төп булышчылары. Малларны Сәгыйдулла абый тәрбияли, шуңа күрә итләре дә ашап туймаслык була, диделәр. Ә Венера апаның мул, тәмле табыны балалары кайтышына һәрвакыт әзер. Шуңа күрә Рәдиф абый төшке ашны эштә түгел, өенә кайтып ашарга тырыша. Минем өйдә үземнең кафе бар бит, дип шаярта ул.

Килен кайнана туфрагыннан ярала, диләр бит. Рәдиф абыйның тормыш иптәше Әлфия апа да бүгенге көндә гаилә эшендә хезмәт куя. Бик тәмле итеп ашарга пешерә, көчле оештыру сәләтенә ия, диделәр аның турында. Алар бергәләп ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Егетләрнең икесе дә әбиләре кебек технолог белгечлеген сайлаган. Олысы Рүзәл, гаилә корып, туган авылында төпләнгән, әти-әнисе белән эшчәнлек алып бара. Төпчекләре Искәндәр исә – хәзерге вакытта икенче курс студенты, киләчәктә төп нигезне саклап калу – аның бурычы, диделәр.

- Һәр әти-әни үзенең баласына дөрес юл сайларга ярдәм итәргә тиеш, дип уйлыйм. Яшьлек акылы белән алар кая китмәс. Авылларның киләчәге өчен борчылам, чөнки хәзер күп йортларда әби-бабайлар торып калды. Аларны саклап калу өчен яшьләрне авылга тартырга кирәк, - диде Рәдиф абый.

фото: шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk