Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Август киңәшмәсе уңаеннан Кукмарада нинди эшләр башкарылачак?

Бу турыда район башкарма комитет җитәкчесе Азат Гарифуллин сөйләде

– Һәрбер хуҗа кунак кабул итәр алдыннан йорт-җирен төзекләндерә, тәртип урнаштыра. Август киңәшмәсе уңаеннан районга бик күп кунаклар килүе көтелә. Бу нисбәттән Кукмарада нинди эшләр башкарылачак?

- Мондый масштабта узачак август киңәшмәсе – район тарихында илле, бәлки йөз елга бер тапкыр туры килә торган зур, мөһим чара. Район башлыгы Сергей Димитриев әлеге конференцияне Кукмара җирлегендә үткәрүне Президенттан сорап алды, -  ди Азат Гарифуллин. - Бу вакыйга безнең чорга туры килгән икән, моны сөенеп кабул итәргә кирәк. Һәм без үзебезнең яшәгән төбәгебезне кунакларга бары тик яхшы яктан гына тәкъдим итәргә тиешбез. Бу - шулай ук алдынгы педагоглар, укучылар, төрле конкурсларда җиңүчеләрне республикага таныту да дигән сүз бит.

Бүгенге көндә Кукмарада башкарыла торган эшләрне август киңәшмәсенә генә бәйләп карарга ярамый, чөнки ул - безнең көндәлек тормышыбыз, хезмәтебез. Кукмара үсә, яңара. Шәһәр статусы алу да бик күп мөмкинлекләргә юл ача. Шул ук вакытта әлеге исемне акларга һәм аның дәрәҗәсенә туры килергә кирәк. Шәһәребезне чистарту, яшеллеккә күмү, матурлык тудыру, кешеләргә яшәү өчен уңайлы мохит булдыру - безнең бурычыбыз. Бүгенге көндә төзекләндерү, чистару эшләре Гафиятуллин, Магистральный урамнарында алып барыла. Быел ул тирәләр яшеллеккә күмеләчәк, юллар, тротуарлар салу эше дәвам итәчәк. Яз көне генә дә шәһәребездә 4 мең төпкә якын агач үсентесе утыртылды. Шулай ук агачларны төбе белән күчереп утырту алымы да кулланыла.

Моннан тыш, “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру” программасы буенча да эш дәвам итә. Юл хәрәкәтен тагын да яхшырту, җайлаштыру максатында, “Дуслык” һәм “Әхмәт” кибетләре янындагы юл чатларына светофорлар куелачак. Игътибар иткәнсездер: быел юллардагы сызыклар да сыйфатлырак итеп, төнлә белән транспорт хәрәкәте тукталганнан соң эшләнде.

Урам утларын торгызу буенча программа эшли. Ут баганаларын алу нәтиҗәсендә урамнар киңәя. Октябрь, Гагарин, Эшчеләр тыкрыгы, Чернышевский урамнарында электр чыбыклары җир астыннан үткәреләчәк, бары тик урам яктырткыч баганалар гына калачак. Әлбәттә, бу бер елда гына төгәлләнә торган хезмәт түгел, киләчәктә Степан Разин, Гафиятуллин урамнарында да шундый ук эшләр башкарылачак. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: әлеге программа буенча каралган эшләрне берничә оешма башкара.

фото: Эльвира Мөбарәкшина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk