Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Авариядә бер кеше үлгән, дүрт кеше хастаханәдә ята

“Лада Гранта” машинасы тизлеген арттырып, каршы як полосага чыккан.

Татарстанның Нурлат районында юл-транспорт һәлакәтендә бер кеше үлгән, дүртесен хастаханәгә озатканнар. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча матбугат хезмәте хәбәр итә.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, кичә кич белән Чистай–Аксубай юлының 112нче километрында “Лада Гранта” машинасы тизлеген арттырып, каршы як полосага чыккан һәм 47 яшьлек Нурлат кешесе идарә иткән “Опель” белән кара-каршы бәрелешкән.

“Лада Гранта” машинасының 36 яшьлек пассажиры урында ук һәлак булган. Машина йөртүчеләрнең икесе дә, шулай ук "Лада Гранта"да барган 49 яшьлек һәм "Опель"дә барган 40 яшьлек пассажир хатын-кызлар хастаханәгә озатылган.

Полицейскийлар юл-транспорт һәлакәте сәбәпләрен ачыклый.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев