Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Атнаның икенче яртысында Татарстанда җылытачак

Татарстанның аерым районнарында кар явачак.

Бу атнаның икенче яртысында Татарстанда янә температураның күтәрелүе көтелә. Бу ТР Гидрометеорология үзәге тарафыннан таратылган фараздан күренгәнә, дип яза «Татар-информ» МА.

Чәршәмбе, 24 ноябрьдә, «атмосфера басымы арту аркасында» төбәктәге һава торышы бераз яхшырачак, дип искәртә синоптиклар.

Татарстанның кайбер районнарында кар явачак. Төнлә һава температурасы -11...градуска, көндез 7дән 12 градуска кадәр салкын фаразлана.

Шул ук вакытта пәнҗешәмбе көнне, 25 ноябрьдә, «чираттагы көнбатыш циклон <...> кар һәм урыны белән буран китерәчәк». Төнлә һава температурасы -7дән -12 градуска, республиканың көнчыгышында -17 градуска кадәр була. Көндез -1...-6 градуска кадәр салкын күзәтелә.

Метеорологларның башлангыч мәгълүматлары буенча, җомга һәм шимбә, 26 һәм 27 ноябрьдә, төбәк Себер антициклоны перифериясендә булачак. Явым-төшем ихтималы зур түгел. Шул ук вакытта температура фоны тагын бераз артачак: төнлә -3тән алып -8 градуска кадәр, көндез -2дән +1гә кадәр көтелә.

фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk