Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Әтиемнең гомер юлын барлап

22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне.

Әтием Хаҗип Нәҗипов 1922 елның 15 июлендә дөньяга килә. 1941 елны Совет Армиясе сафларына алына. 1942 елның  8 гыйнварында ут эченә керә. 

Моны дәлилләп, әтием кулъязмасының күчермәсен тәкъдим итәм: “Горький тимер юлының кадрлар бүлеге җитәкчесе, милиция подполковнигы Ф.И.Плаксинга Нократ Аланы станциясенең линия патруль хезмәткәре, милиция өлкән сержанты Нәҗипов Хаҗип Нәҗип улыннан Рапорт. Сезгә хәбәр итәм: 1941 елның 17 июнендә мине Свердловск өлкәсенең Тавда район хәрби комиссариатыннан Совет Армиясенә чакырдылар. 1942 елның 8 гыйнварыннан 3нче һава-десант дивизиясенең 2нче артполкы составында төзәүче булып, 1942 елның 15 февраленә кадәр Төньяк-көнбатыш фронтта булдым. 1942 елның 15 февраленнән 1942 елның 6 июненә кадәр Үзәк фронтта (Курск-Орел дугасында) катнаштым. 1942 елның 6 июненнән 1943 елның 8 мартына кадәр Беренче Украина фронтында, 1943 елның 8 мартыннан 1944 елның 12 мартына кадәр Икенче Украина фронтында, ә 1944 елның 12 мартыннан 1945 елның 10 маена кадәр 3нче Украина фронтында сугышларда катнаштым. Шуннан соң Көнбатыш Украинада хезмәт иттем (135нче гвардия артиллерия Ужгород полкы), анда безнең полк 1946 елның декабренә кадәр бандитларга каршы көрәштә катнашты. СССР Югары Советы Президиумының 1946 елның 22 октябре карары нигезендә, 1946 елның декабрендә демобилизацияләндем. 1953 елның 5 июленнән шушы көнгә кадәр милиция органнарында эшлим. Эшләү буенча пенсиягә рәсмиләштергәндә Бөек Ватан сугышы фронтларында катнашу чоры өч көн эчендә бер көн исәпкә алынамы икәнен тикшереп хәбәр итүегезне үтенәм. Үтенеч белән милиция өлкән сержанты. 16 декабрь, 1963 ел”. 
 
Берлинга әтием танкта барып кергән. Ул: “Рейхстагта минем имзам бар. Безне документаль фильмнарга күп төшерделәр, шулардан карарсыз”, – дия иде. Сугыш турында сөйләргә яратмады. Миңа, кечкенә кызына, гел шуны кабатлады: “Бер генә итегем бар иде, әле бер аягыма, әле икенчесенә киям, аякларым бик туңа иде”. Сугыш турында китаплар укып, кинолар карап, патриотик рухта тәрбияләнеп үстек, ләкин нәфис фильмда документаль өлешне йөгертеп уздыралар иде шул. Әти-әни тырышлыгы белән ач-ялангач үсмәдек, безне заман тәрбияләде.
 
Әтием сугыштан күкрәк тутырып орден-медальләр белән кайткан. Әнием сөйләве буенча, әтинең бәләкәй энеләре-сеңелләре ул медальләрне cамавыр торбасына тутырып эреткәннәр. Кадерле ядкәр булып, миндә Кызыл Йолдыз ордены, “Батырлык өчен”, “Будапештны алган өчен” һәм төрле юбилей медальләре генә саклана. Кызганыч, җирле хакимияттән кадер-хөрмәт күрмичә, 51 яшендә, 1973 елда әтием дөнья куйды. Әтиемне искә алып, балаларыма, хәзер оныкларыма әйтеп килдем: Аллаһы Тәгалә аны безгә, апам белән миңа, гомер бирер өчен каһәр суккан сугыштан исән кайтарган. 
 
...Язларның берсендә чыпчыклар ботактан-ботакка сикерешәләр, чыркылдашалар. Әти шунда: “Кызым, тыңла әле: “Син – жив, мин – жив”, – дип әйттеләр бит”, – ди. Мине учак ягарга өйрәтте, тәртипсез егетләрдән саклады. 1971 елда Алабуга педагогика институтына укырга кергәч, сумкаларымны күтәреп, Нократ Аланына төшеп, “Омик” теплоходына утыртып озатып җибәрә иде әти. Кызганыч, андый рәхәтлек бер генә ел тәтеде миңа. 

Икенче курста безне, физика-математика факультетында яхшы укыган өчен, май бәйрәмнәренә Волгоград каласына җибәрделәр. Мин ул сәяхәттән 9 майга кайтып җитеп, бәйнә-бәйнә уй-кичерешләремне сөйләп, әтиемә махсус истәлек булыр дип алган шарлы каләм бүләк иттем. Әтием шул мизгелдә уйга калды, күзләре яшьләнде, ләкин бер сүз дә әйтмәде. Мин укырга киттем, ә ул 13 май иртәсендә йокысыннан уянмаган. 

Беркайчан да сер бирмәде, зарланмады. Шулай да май аенда (1970 ел), мин чыгарылыш кичәсеннән кайтканчы, ишегалдын тигезләп, зур ташлар белән түшәп куйган иде. Мин, хәйран калып: “Әти, ничек берүзең, бер төн эчендә?” – дип сорадым. “Аякларым бик сызлый, йоклап булмый”, – дип җавап бирде ул. 

Әтием сугыштан трофей (штык-нож) белән кайткан. Әни аны, усаллар кулына эләкмәсен дип, печәнлектә саклаган. Күченгәндә ирем миңа күрсәтте. Иремнең әнисе: “Явызлардан куркып, аны Оштырма елгасының су төбенә ташладым”, – диде. Әтием куллары белән ясалган инструментлар, алюминий чыбыклардан үзе үргән сеткалар әле дә миңа хезмәт итә. 
 
Мин үземне белә башлаганнан бирле әти-әни яңа йорт салдылар. Пычкының, струганканың бер башында әти булса, икенче ягында – әни. Өй мичен дә әти үзе чыгарды. Өйнең биеклеге өч метрдан артык иде, мин түшәмне өстәлгә урындык куеп юа идем. Бүрәнәләре нараттан, киңлеге, рус әйтмешли, “в три обхвата”. Йортны салыр өчен әти Якутиянең Мирный поселогында эшләп кайтты. Кызганыч, ул йортны тартып алдылар. Гаиләбезне ике кечкенә кызым белән линолеумы да юньләп җәелмәгән бетон идәнле, таш диварлы фатирга кертеп утырттылар. Безнең җир кишәрлегендә исә биш катлы күпфатирлы йорт калкып чыкты. Мин аны “шырпы тартмасы” дип атадым, халык телендә “скворечник”, чөнки аның бүлмәләре бик кечкенә. Әтием йортының бүрәнәләреннән кемгәдер менә дигән йорт салдылар. Автобуста барганда тәрәзәдән мин, ул өйне күреп, йөзлекләреннән таныдым. Әтием үз кулы белән ак пар күгәрченнәр куйган иде. Шактый вакыт күзәтеп йөрдем әле ул йортны. Ә күпме агач-куак әрәм булды. Әнием, тырышып, орлыктан бик тәмле алмагач үстерде. Шул алмагач, бик каты давылда шартлап, икегә аерылды, ләкин алма бирүдән туктамады, ә пычкыдан котыла алмады. Якын-тирәдә бездәге шикелле чия бакчасы юк иде (бер чия баш бармак бите хәтле зур һәм бик баллы). Әнием бакчаны бик карады, төрле төнәтмәләр сипте, матур чәчәкләр үстерде. Әтием, урманнан алып кайтып, бакчага чикләвек агачы утырткан иде. Көз җиткәч, әти Чарлы урманына да чикләвеккә барып, аны күп итеп алып кайта иде. Кайткач, чикләвекне чистартып, солдат котомкасына тутырып, чормага кибәргә элеп куя. Вакыты булганда, үзе саплаган чүкеч белән чикләвекне апа белән безгә ватып ашата иде. Шул чүкеч һәм үткен пычак ярдәмендә әтием итекләремне олтанлый иде. Ә мин аның эшләгәнен карап торырга яратам. Итекләр матур чыга, олтаны да күренми. Юкаргач, тагын олтан сала иде, чөнки мин Кукмара икенче урта мәктәбенә барганда Ленин бакчасыннан алып Нурминкә елгасына хәтле шугалакта шуа идем. Ул елларны бөтен бала-чага шулай мәктәпкә барды. Хәзер инде ул шугалаклар юк, кешегә уңайлы киң баскычлар пәйда булды. Кукмара нык зурайды, көннән-көн матурая бара. 
 
Яшүсмер чакта күрше малайлар-кызлар белән поселек Советы бакчасында байрак качырып ярышабыз, волейбол уйныйбыз. Миңа өр-яңа велосипед алдылар. Әтием велосипедка утыртты да бер кулы белән рульне, икенче кулы белән утыргычны тотты. “Рульне ике кулың белән нык тот, курыкма, мин сине тотам, артка борылып карама”, – диде. “Алга кара”, – дия-дия, шактый барган минем артымнан кулын ычкындыргач та. Ә аннары: “Менә бит, молодец, үзең дә булдырасың, кызым”, – диде. Шул җәйне үзәк урамга беренче тапкыр асфальт юл җәйделәр. Иптәшләрем белән ярыша-ярыша, рульдән кулны ычкындырып та җилдереп күрсәтә идек. Ә нинди шәп атынгыч ясап бирде ул миңа. Эх, рәхәт чаклар!

Күршедә генә бик ягымлы, юмарт Фатыйма апа (9 бала анасы) бар иде. Ул безгә зур тәлинкә белән кәрәзле бал алып чыга. Без, бала-чага, тәмләп, баллы “жевачка” чәйни идек. Шул апа җәйнең бер кичендә вафат булды. Мин ишегалдына куркып кына чыга башладым, сер бирмәдем. Әни мине аңлагандыр. Әти чакырып алды да: “Кызым, син мәетләрдән курыкма, алар зыян салмыйлар, тере кешеләрдән сак бул”, – диде. Яшь барган саен, мин бу сүзләрнең дөреслегенә инандым. 

Әтидән күп әйберләргә төшендем. Башлангыч сыйныфларда укыганда ук ул миңа гариза, автобиография язарга өйрәтте, хисаплау серләренә төшендерде. Рус телен дә, татар телен дә камил белүне таләп итте. “Руслар янында татарлыгың сизелмәсен, ә татарлар белән салам кыстырып сөйләшмә”, – дип әйтә иде. 
 
Кукмара милициясендә эшләгәндә әтиемнең бик җитез, гайрәтле айгыры бар иде. Тузаннар туздырып, төшке ашка кайтып керер, әти ашаганчы, багана төбен каезлап бетерер иде. Без иптәш кызлар белән капка төбендә айгырны күзәтеп торабыз. Әти безне кошевкага утыртып, җилдертеп кенә урам башына хәтле алып менә иде. Шул усал айгыры ярдәмендә бәрәңге бакчасын сукалады, чыбыркы белән сукмады, “буразна” дип кенә кычкыра иде. 
 
Яшь чак – юләр чак, диләр, хак сүзләр. Хис алдан бара, акыл соңарып килә. Еллар узгач кына нинди хаталар җибәрелгәнен аңлыйсың. Уфтанулар, сызланулар... Әлбәттә, алар киләчәктә дә булачак. Әмма ни генә әйтсәң дә, яшь чак – бәхетле чак та ул. 

Ирем белән ике кыз үстердек. Аллаһка шөкер, балаларым тәүфыйклы, үз тормышлары белән яшиләр. Мин үзем килен булып төшкән Киндеркүл авылында гомер кичерәм. Кызганыч, ирем бер ел элек вафат булды. Шул исәптән айнып кына килә идем, күп тә үтмәде, бердәнбер, бик кадерле бертуган апам китеп барды. Инде балалар исәбе бирмәсен Ходаем, дога белән торам, дога белән ятам. Тагын читкә тайпылдым...
Безгә гомер биргән әтиебезнең исемен “Хәтер китабы”на кертү максатым иде, барып чыкмады... 
 
Исән-иминлек теләп, Зәлия НӘҖИПОВА–ГЫЙМАДИЕВА, заманында Кукмара ВЛКСМ райкомының идеология секретаре
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев