Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Ата-аналар һәм педагоглар өчен хәвефле сигнал

Мәктәп укучылары, песи баласын пакетка бәйләп, машина юлына куйган

Алабугада мәктәп укучылары песи баласын пакетка бәйләп, машина юлына куйган, диелә «Верность» дәүләтнеке булмаган хуҗасыз хайваннар приюты сәхифәсендә.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, 18 апрельдә 9-10 яшьлек балалар Пролетарская урамында песи баласын пакетка бәйләп, машина юлына куйган һәм алга таба нәрсә булыр икән дип, читтән күзәтеп торган.

Әмма песинең гомере бетмәгән икән – машина йөртүчеләрнең берсендә әлеге пакет кызыксыну уяткан. Ул автомобиленнән чыгып пакетка якынрак килгән һәм аның кыймылдавына игътибар иткән. Пакетны чишеп җибәргәч, аннан ике айлык песи баласы килеп чыккан.

Бу вакытта юл аркылы чыгып барган өлкән яшьтәге ханым песи баласын кызганып үзенә алган.

Социаль челтәрләрдән файдаланучыларның әлеге хәлгә нык ачуы килгән. Алар фикеренчә, бу – ата-аналар һәм педагоглар өчен бик тә хәвефле сигнал.

Татар-информ

фото: Рамиль Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk