Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Ат чабышы карарга яратучы райондашларыбызны Кукмара Сабан туенда көтеп калабыз

Ат чабышы 13.00 сәгатьтә башланачак.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда хәзерге вакытта ат ярышына заявкалар кабул итү бара. Ат чабышы Сабантуй мәйданы янындагы трассада, 13.00 сәгатьтә узачак.

«Әгәр атлар җыелып бетсә, узышны чиста, ярым токымлы һәм җирле атлар арасында оештырырга планлаштырабыз. Ат чабышында призовой фонд – 100 мең сум, шулай ук чабышчыларны кыйммәтле бүләкләр дә көтә. Катнашучыларны һәм ат чабышын карарга яратучы кунакларны бәйрәмдә көтеп калабыз», - диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигының урынбасары Илһам Ганиев.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X