Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Ат асраучыларга, сыерларга ветеринар чаралар үткәрү өчен нинди дәүләт ярдәме каралган?

Ветеринария чаралары күрсәтү документлары булу, сыерларның 31 декабрьгә кадәр сакланган булуы зарур

- Әгәр хуҗалыкта 2018 елның 1 гыйнварына электрон  хужалык китабында теркәлгән өч яшьтән зуррак бияләр бар икән, аларга азык сатып алуга тотылган чыгымнарның бер өлешенә бер башка 3 мең сумнан башлап субсидия бирелә, - ди район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Чулпан Хәнәфина. -  Әмма дәүләт ярдәменең күләме сатып алынган азыкның 70 процентыннан артмаска тиеш. Моның өчен печән, салам, концентратлаштырылган азык (арпа, солы, кукуруз), катнаш азык, премикс сатып алу чыгымнарын раслаучы документларның булуы зарур. Маллар быелның 31 декабренә кадәр тиешле яше җиткәнче сакланырга тиеш.

Сыер малларына ветеринар-профилактик чаралары үткәрелгән очракта тотылган чыгымнарның бер өлеше шулай ук субсидияләнә. Ул бер башка 300 сум. Әлеге ярдәмне  2018 елның 1 гыйнварына шәхси ярдәмче хуҗалыкның электрон хуҗалык китабында күрсәтелгэн сыерлары өчен генә алып була. Моның очен ветеринария чаралары күрсәтү документлары булу, сыерларның 31 декабрьгә кадәр сакланган булуы зарур.

Фото: Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев