Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Аш-Буҗидан Саттаровлар үзләрен алда нинди сынау көткәнен ул вакытта әле күз алдына да китерми

"Малайлар әниләрен югалту кайгысыннан хафага калганнар, бик борчулы иделәр. Аларны юаттык, ятимлекне тоймасыннар дип, игътибарны үз малайларыбызга караганда күбрәк бирергә тырыштык, беркайчан кыерсытмадык"

Аш-Буҗи авылында яшәүче Фазыл Саттаровны “Тылсым” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә очраттык. Тернәкләндерү бүлегендә инде икенче тапкыр сәламәтлеген ныгытуы икән. Биредә күрсәтелгән ярдәмнән бик канәгать булуын әйтте.

- Саулыгымны яшьтән           сакламаганмын. Сигезенче сыйныфны тәмамлауга, фермада ат җигеп эшли башладым. Ул вакытта әти-әнием инде олыгаеп киләләр: әтигә – илле, әнигә кырык биш яшь иде. Аларга ярдәм итәргә теләдем. Яшь чакта авыр эш куркытмый, әмма олыгая барган саен сиздерә икән, - дип ялгап җибәрде ул әңгәмәбезне.

Юк, уфтанып сөйләмәде. Беренче карашка ук аны төшенкелеккә бирелмәүче, кыенлыкларны юмор хисе белән үткәрә торган кешегә охшаттым.
Җиде балалы гаиләдә алтынчы бала булып дөньяга килгән ул. Олы туганнары, үз гаиләләрен корып, читкә таралышканнар, энесе дә укырга киткән. Фазыл әти-әнисен тәрбия кылу өчен төп йортта калган. Авыл кызы Флера белән тормыш корып җибәргән. Алда нинди сынаулар көткәнен белмәгән әле бу бәхетле пар.

- Без өйләнешеп, берничә ел үтүгә, бертуган апам Фәнзилә тормыш иптәше белән аерылышты.  Бу вакыйганы авыр кичергәндер, күрәсең: авырып, 1992 елда яшьли генә  вафат булды. Аның үлеме барыбызны ачы хәсрәткә салды, - дип сөйли Фазыл. - Иң аянычы шул: 10 һәм 12 яшьлек уллары Рамил белән Искәндәр ятим калды. Әтиләре инде башка гаилә корган иде, балаларны аның әти-әнисе дә алмады. Шуннан соң ике ятимне үзебезгә сыендырырга булдык.

- Җәмәгатегез каршы килмәдеме? – дип соравыма:

- Киресенчә, үзе тәкъдим итте, - дип җавап бирде әңгәмәдәшем. - Бик йомшак күңелле ул. Әйдә, гаиләбезгә алыйк, үз балаларыбыз белән бергә үсәрләр, диде. Малайлар әниләрен югалту кайгысыннан хафага калганнар, бик борчулы иделәр. Аларны юаттык, ятимлекне тоймасыннар дип, игътибарны үз малайларыбызга караганда күбрәк бирергә тырыштык, беркайчан кыерсытмадык. Туганнарыбыз да безгә гел булышып тордылар. Район советы җитәкчесе урынбасары Равия Каримуллина, мәгариф бүлеге белгече Римма Әхмәдиева, балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Гөлфирә Габдрахмановаларның да ярдәме зур булды,  малайларны Казан лагерьларына ял итәргә җибәрделәр.

Шул арада гаилә башлыгы фермада хезмәт куюын дәвам итә. Ун ел буе ат җигеп эшләсә, соңрак дуңгызлар карый. Утыз еллык хезмәт стажы бар икән. Үз хуҗалыкларында да мал-туар асраганнар. Ат “җене” кагылгандыр миңа, ат та тоттым, ди Фазыл. Эшсез торуны бөтенләй яратмаган ул. Әмма тора-бара кул-аяклары оеп интектерә башлаган. Авыр физик эштән дип әйтүчеләр табылган, табиблар да шулай дигәннәр.  2004 елда иргә өченче төркем инвалидлык бирелә. Алай да әле көч-хәл белән эшләп йөри, аннары эшли алмас хәлгә килә. Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, 2015 елда егылып аягын сындыра, умыртка сөягенә дә зыян килә.Үзәк район дәваханәсенең хирургия бүлегендә катлаулы операция ясатканнан соң да, йөри алмыйча, бер ел ярым урын өстендә ята. Тормыш иптәше Флера ханым аны сабырлык белән тәрбия кыла. Ә бит хирургларның эше нәтиҗәсез булмаган: ир, неврология бүлегендә дәваланып, һәм тәҗрибәле массаж ясаучы тырышлыгы белән әкренләп аягына баса. Бер адымнан башлап, көн саен адымнар санын арттыра. Беренче төркем инвалид булса да, бүгенге көндә үзе атлап йөри алуына куана.

- Балалар да ярдәмнәреннән калдырмыйлар, - ди ул. - Тәрбиягә алган улларыбыз, югары уку йортларын тәмамлап, Лаеш районында эшлиләр. Рамил – агроном, Искәндәр ветеринария табибы һәм ферма мөдире вазыйфаларын башкара. Безне бик якын итеп, кайтып йөриләр. Үзебезнең олы улыбыз Раушан – дин юлында, уртанчысы Данил ветеринария университетында белем алды, хәзер Чишмәбаштагы ветеринария участогында эшли, төпчегебез Җәмил Кукмара аграр көллиятендә механик-техник белгечлеген ала. Биергә оста. Бишесе дә  безнең өчен бик кадерле.

Әнә шундый язмыш иясе яши Аш- Буҗида. Бер яхшылык мең бәладан коткара, дигән гыйбарә аңа да кагыла кебек. Авырлыкларны җиңеп чыгарга кылган игелекләре ярдәм иткәндер, мөгаен.

фото: Ләйсән Кәбирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk