Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Аш-Буҗи авылыннан Фирзия Галимова: Әниемнең исемен зур хәрефтән язам

    Әни – гомер юлын үкенечләрсез, иң дөрес итеп яшәгән кеше.

    Әни... Минем әни Зөлхәбирә, чыннан да, зур хәрефләр белән языла торган әни иде.

    Еллар үтеп, үзебез әби булгач, әниемнең тормышын кат-кат күздән кичереп, бу хәлләрдә ул нишләр иде икән, дип уйланам, чөнки әни – гомер юлын үкенечләрсез, иң дөрес итеп яшәгән кеше.

    Унсигез яшьлек вакытында авылның нык тормышлы кешесе – әтием Камилгә кияүгә чыккан. Ә әти – гаиләнең төпчек малае, йортның дәвамчысы. 

    Төп йортның мәшәкатьләре, бер-бер артлы туган биш бала, шулай ук әтинең тормышка чыкмаган апасы – безнең тәтәбез Рәхимә... Унҗиде ел кайнана, утыз дүрт ел каенапа белән яшәү дәверендә без аларның беркайчан да сүзгә килгәннәрен күрмәдек, ишетмәдек, хәтерләмәдек.

    Әбиебез Зәйнәп олы психолог иде. Ул гел әни белән киңәшеп, булышып яшәде.  Өйдәге бер сүзне дә урамга чыгарып, кешедән әйттермәде. Әти белән әни арасын бозып яшәмәде. Тәтәбезне дә апа итеп күрсәтә белде. Әле дә хәтерлим, миңа 7 яшь тулмаган, әни декрет ялында. Әби миңа әйтә: “Кызым, син инде дәү, тәтәңә бәрәңге чүпләшергә иптәшкә чыгарсың, капчык авызы булса да тотарсың”, - ди. Иртә белән торып, бер көн дә калдырмыйча, тәтә белән колхозга эшкә бардым. Без – бер-бер артлы туган биш баланы әби алып калып, тәтә белән әнине эшкә җибәрә иде. Мин хәзерге акылларым белән уйлап шаккатам, нинди булган ул безнең әби!?

    Балалар ишле булгач, үзенчә яшәсен, намазларын тынычлап укысын дип, әти ишек алдына тәтәгә өй салып бирде. Ашауны бергә ашадык, аерым йокладык кына. Йорттагы барлык эшләрне бергә башкардык. 

    Бер-бер артлы тормышка чыктык, гаилә кордык. Безнең әти белән әни ник беребезнең тормышына кысылсын. Иң әйбәт кияүләр, киленнәр, иң яхшы кода-кодагыйлар аларда гына иде. Авылда безнең йортта кунак булмаган бер генә кеше дә калмагандыр дип беләм. Атна ахыры җитә, тәтә бәлеш сала, әни кунак чакыра, безгә өй җыештырасы. Туганнарын туган итеп, күршеләрен хөрмәт итеп яшәде. Шулхәтле дә кече күңелле, мәрхәмәтле иде минем әнием.

    Ул үлгәч, оныгы яшендәге бер малай: “Ул әйбәт апа үлгәнме әллә?” - дип шаккаткан.

    Реклама

    Апаның иптәш кызы күрше авылдан кунакка килсә, иң беренче әнинең хәлен белеп, чәен эчеп китә иде.

    Әти белән әни бергә 42 ел гомер иттеләр. Әти аны хөрмәт итеп яшәде. Әни безнең кыскарак буйлы, ә әти озын, таза гәүдәле. Күршегә килеп яшәгән бер килен: “Зөлхәбирә апай, син кыска буйлы булсаң да, Камил абый сине олы итеп күрсәтә белде”, - диде.

    Без үзебезнең балачакны иң бәхетлесе булган, дибез. Акыллы әби, тәтә, әти-әни бар эшкә дә өйрәтеп үстерделәр, тормышта һәрьяктан үрнәк булдылар. Яхшы, ныклы тәрбия алганга күрә, төпле гаилә кордык, аларга борчу тудырмыйча, эшләренә булышып яшәдек.

    Инде гомер йомгакларын сүткәндә, үзем әни дә, әби дә булгач, әниемнең, чыннан да, зур хәрефләр белән языла торган әни булырга хакы бар дип уйлыйм.

     

    Фирзия ГАЛИМОВА, Аш-Буҗи

    фото: гаилә архивынна

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: