Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Аш-Буҗи авылы бакчасы тәрбиячесе Гөлназ Тимерова сабыйлар белән мәрҗәннәр иленә сәяхәт итә

Тәрбияченең эш тәҗрибәсе муенсалар ярдәмендә мәктәпкәчә яшьтәге балаларның иҗади сәләтләрен һәм кулларның вак моторикасын үстерүне күздә тота.

Белем һәм тәрбия бирүнең беренче баскычы булган мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениеләренең эшен нәтиҗәле итү өчен, яңа идеяләр, белем-тәрбия бирүдә яңа технологияләр куллану - буген балалар бакчаларының алдында торган төп бурычларның берсе.

Бүгенге шартларда бала тәрбияләү, белем бирү физик, эстетик, экология, интелектуаль, сәламәтләндерү юнәлешләренә нигезләнеп алып барыла. Шул исәптән, Кукмара районының Аш- Буҗи авылы балалар бакчасында да эстетик тәрбия бирүгә зур урын бирелә. Чөнки, эстетик тәрбия – ул матурлык, гүзәллекне күрә һәм аңлый белергә өйрәтү дигән сүз. Матурлыкны күрә, таный белмәүче кеше җир йөзендә юктыр дисәм, ялгышмамын. Хәтта табигате белән коры, усал кеше дә матурлык алдында тукталып кала, аның ямен тоя, үзенчә зурлый, хөрмәт итә. Матурлык һәм гүзәллек борын-борынгыдан кешелек җәмгыятен яшәткән, аңа рухи йөзен югалтырга ирек бирмәгән. Шуны истә тотып, мин сезгә балалар белән эшләүнең стандарт булмаган бер ысулын тәкъдим итәргә телим. Ул мәктәпкәчә яшьтәге балаларның интеллектуаль-иҗади үсешенә юнәлдерелгән.

Иҗади эш тәҗрибәсе муенсалар ярдәмендә мәктәпкәчә яшьтәге балаларның иҗади сәләтләрен һәм кулларның вак моторикасын үстерүне күздә тота. Әлеге ысулга мин юктан гына мөрәҗәгать итмәдем. Бөек педагог Василий Александрович Сухомлинский: “Баланың акылы – аның бармак очында” - дигән. Дөрестән дә, баланың сөйләм үсеше вак моторика үсеше белән тыгыз бәйләнгән. Соңгы елларда балаларның сөйләм үсеше дәрәҗәсе сизелерлек кимеде. Минем уйлавымча, ата-аналар эш белән мәшгуль булу сәбәпле, балалары белән азрак аралаша. Балалар үзләре дә күп вакытларын телевизор каршында үткәрә. Элеккеге заман белән чагыштырсак, бүгенге заманча уенчыклар, балалар киемнәре дә вак моториканы үстерү өчен файдалы түгел. Әйтик, өс һәм аяк киемнәре шнурлар һәм төймәләр урынына ябыштыргычлар кулланып тегелә, китаплар исә кисеп алу өчен рәсемнәр урынына наклейкалар белән бастырып чыгарыла. Ә балаларыбыз дөрес сөйләшсеннәр, акыл һәм психофизик үсешләре уңышлы булсын өчен, аларда вак моторика формалашырга тиеш. Әлеге ысулның актуальлеге дә шуннан гыйбарәт.

Муенсалар ул теге яки бу киемгә туры килгән бизәнү элементлары гына түгел, аңа кагылган бала тылсымчыга әйләнә! Муенса, иң беренче чиратта, баланы үзенең төсе һәм формасы белән җәлеп итә. Бала кулына килеп кергән берсеннән-берсе матур, ялтырап торучы муенсалар нәниләр өчен үсеш бирүче уенчыкка әверелә. Әлбәттә, ул иң беренче чиратта, кыз балаларны үзенә җәлеп итә. Шул ук вакытта малайлар да муенсалардан машина, өй, төрле җәнлекләр ясарга яраталар.

Муенсалар белән эшләү берничә этаптан тора. Иң беренче эш балаларны муенсалар белән таныштырудан башлана. Нәниләр муенсаларның төсләре, формалары хакында сөйлиләр, аларны аера белү күнекмәләрен үзләштерәләр. Алдагы этапта балалар муенсаны уч төбенә яшерергә, аның белән төрле күнегүләр ясарга өйрәнәләр. Бу вакытта бармакларның вак моторикасы үсү белән беррәттән, уч төпләренә массаж да ясала. Балаларга муенсадан төрле фигуралар ясарга, үзләре ясаган фигура хакында сөйләү бигрәк тә ошый. Бу вакытта аларның танып белү, бәйләнешле сөйләм күнекмәләре үстерелә, геометрик фигуралар турындагы белемнәре дә ныгытыла.

Муенсалар белән эшләүнең иң мавыктыргыч этабы – муенса ярдәмендә әкият иҗат итү. Бу вакытта балалар аннан нинди дә булса әкият персонажларын, предметларны гына ясап калмыйлар, ә төркемдә эшләргә дә өйрәнәләр. Алар, бергәләшеп, муенсадан нинди дә булса әкиятнең эчтәлегенә карата иллюстрация ясыйлар. Ахырдан үзләренең иҗат җимешенә таянып, әкиятнең эчтәлеген сөйлиләр.

Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсем килә: муенсалар ярдәмендәге уеннар, тәрбия чарасы буларак, баланың шәхес булып формалашуына зур йогынты ясый, психик үсешенә ярдәм итә. Алай гына да түгел, алар нәниләрдә дуслык, зирәклек кебек сыйфатлар да тәрбияли. Мондый төр уеннар вакытында баланың күңеле күтәренке, көр була, һәм бу халәт аның нерв системасына уңай йогынты ясый, бала үз көченә ышанырга, эшләгән эшенә бәя бирергә өйрәнә, анда ярдәмләшү, игътибарлылык кебек матур сыйфатлар тәрбияләнә.

Тимерова Гөлназ Хәлиулла кызы,

Кукмара районының Аш-Буҗи авылы балалар бакчасы тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk