Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Аш-Буҗи мәчетендә “Гыйлем ул – нурдыр” дип исемләнгән мөслимәләр бәйгесе уздырылды

Бәйгедә Чишмәбаш, Зур Сәрдек, Купка, Аш-Буҗи авылы командалары көч сынашты.

Аш-Буҗи мәчетендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына һәм Мәүлид бәйрәменә багышланган “Гыйлем ул – нурдыр” дип исемләнгән мөслимәләр бәйгесе уздырылды. Район мөхтәсибәте әзерләгән сорауларга Чишмәбаш, Зур Сәрдек, Купка, Аш-Буҗи авылы командалары җавап эзләп көч сынашты. Бәйгедә алган һәм уртаклашкан гыйлемнәр барыбызга да файдалы булды. Мәртәбәле жюри бәйгегә нәтиҗә ясады, катнашучыларга истәлек бүләкләре тапшырылды. Әлеге тамашаны карарга килгән ханымнарга да викторина сораулары бирелде. Җавап бирүчеләр призларсыз калмады.

Бәйрәмнең икенче өлеше табын артында Коръән ашы белән дәвам итте. Пәйгамбәрләребезгә салаватлар әйтеп, Коръән тыңладык.

Рәмзия ХӨСӘЕНОВА, Зур Сәрдек

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk