Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Аш-Буҗи авылы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр ипи пешерү йортында кунакта булдылар

Балалар камыр ризыкларының, ипи-күмәчләрнең нинди урау юллар үтеп табынга килүен аңладылар.

Ипи булмаса, табынның яме булмый, аннан башка тамак туймый. Икмәк — бөтен ризыкларның да иң кирәклесе. Без балаларда кече яшьтән игенче хезмәтенә хөрмәт, икмәккә сак караш тәрбияләү өстендә эшлибез, игенченең авыр һәм мактаулы хезмәте, икмәкнең нинди авыр юл үтеп безнең табыннарыбызга килеп җитүе белән таныштырабыз. 

Ә без ипекәйне кайдан алабыз соң? Шушы сорауга җавап эзләп, без «Тамчы» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән үзебезнең авылдагы ипи пешерү йортына юл тоттык. Аның җитәкчесе бик тә акыллы, тырыш, игелекле, ярдәмчел кеше — Минефәнис Фәләхеттин улы. Ул безнең, хәтта тирә-юнебезнең генә дә түгел, ә Татарстаныбызның ихтирамга лаеклы кешесе дип әйтсәм дә ялгыш булмас. 

Аш-Буҗи авылы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр ипи пешерү йортында кунакта булдылар

Икмәк пешерү йортына аяк атлап керүгә, балаларны бик яратып, җылы караш, матур сүзләр белән каршы алдылар. Андагы тырыш хезмәткәрләр, барысы да үз эшенең осталары. Без, балалар белән камыр ризыкларының, ипи-күмәчләрнең нинди урау юллар үтеп табынга килүен аңладык. Икмәккә хөрмәтебез тагын да артты. 

Андагы апалар, үзләрендә пешерелгән ризыклардан күчтәнәч ясап, балаларны сөендерде. Кем белә, бәлки бу балалар үсеп җиткәч, үзләренең тормышларын шушы икмәк пешерү йортларында дәвам итәрләр. Кем генә булсалар да, алар тормышта югалып калмыйча, үз урыннарын тапсыннар, иң мөһиме — хезмәтне яратсыннар иде. Безнең иң зур максатыбыз, балаларга теләгебез шул. Бәхетле, намуслы булсын иде нәниләребез — безнең дәвамчыларыбыз. 

Гөлназ Тимерова, Аш-Буҗи авылы балалар бакчасы тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев