Артур Зәкиев: Ә тормыш шундый матур!
Ветеран спортчы Артур Зәкиев белән әңгәмә.
Төбәгебезнең чын патриоты булган спорт ветераны Артур Зәкиевны районыбызда олысы да, кечесе дә белә, дисәк ялгыш булмас. Чөнки массакүләм спорт чараларында ул оештыручы да, тамашачы буларак та актив катнаша, район Сабан туенда уеннар барышы турында бәйрәм кунакларына бик тәфсилләп сөйли. Кыскасы, матур тормыш алып баручы һәм аны башкаларга да бик теләп пропагандалаучы, үз яшен әле бирергә дә куркырлык Артур абыебызны бүген кунак бүлмәсенә чакырып, аны сорауларга күмеп ташладык. Ниләр турында сөйләштек икән булачак юбиляр белән?
— Артур абый, сезнең һәрвакыт кәефегез яхшы, сезне нәрсә шатландыра, яшь калуыгызның сере белән дә уртаклашыйк әле.
— Яшь күренәм дип, алай ук мактанмас идем, еллар барыбер үзенекен ала. Сыйныфташларым белән элек ике елга бер тапкыр очраша идек, хәзер аларның яртысы юк инде. Минем өчен саф һавада булу һәм тормышка шатлана белү — иң яхшы кәеф чыганагы, картаймау сере. Менә бәхет нәрсәдә ул, дигән сорауны еш ишетәбез, шулаймы? Ә бәхет ул — бүген безнең яшәвебез. Тормыш үзе бәхет бит ул. Иртә белән уянасың, көн дәвамында нидер эшлисең, иртәгәге көнгә планнар корасың, кич белән йокларга ятасың. Һәр көн — үзенә күрә кечкенә тормыш ул, һәм ул шундый матур.
— Озын гомерле булу өчен күңелнең дә әйбәт булуы кирәк, диләр, килешәсезме?
— Әйе, әйбәт күңелле була белү — зур мәртәбә. Аннан соң мин гел шушы үзебезнең төбәктә яшәдем бит. Сагышланып, читтә йөреп, туган якны сагынып, гомерне үткәрергә туры килмәде. Армия хезмәтеннән башка. Ирек яратам, миңа аралашу кыйммәт. Акча мөһим түгел. Бәлки менә шул халык белән аралашырга яратуым, фикерләү иреге, хәрәкәтләнү дә күңелнең яшь калуына тәэсир итәдер. Һәркөн кая да булса барасың, үзеңә бер мәшәкать табасың. Ачуланып йөрү дигән әйберне дә аңламыйм, вакытында пыр-пыр киләм дә бетерәм, көн дәвамында уйлап йөрмисең. Безнең яшьтәгеләрнең күбесе кан басымы белән интегә. Минеке дә булгалый. Ул вакытта һавага чыгам. Организм үзе көйли ул, хәрәкәттән кан йөри башлый. Дөрес, профилактика өчен иртә-кич даруны кабып куям.
— Төнлә уянып йокламыйча яткан вакытлар бармы?
— Юк алай. Иртә ятарга, телевизор карамаска кирәк дип уйлыйм. Программалар бик күп, берсендә — реклама, икенчесендә — негатив. Стресс алып, нидер карап утырганчы иң яхшысы — китап, газета уку.
— Иң яраткан ризыгыгыз нинди икән?
— Помидор. Шулдыр, мөгаен. Яшь чакта ул дефицит иде. Иптәш малайлар Ташкентка хезмәт итәргә бардылар. «О-о, без монда туйганчы ипи белән помидор ашыйбыз, башка бернәрсә дә юк», — дип хат яздылар. Чөнки ул — иң очсыз яшелчә, килограммы 4 тиен тора. Үзбәкстанда ел дәвамында үсә бит. Миңа да шунда хезмәт итәргә туры килде, хәтерлим әле: трактор арбасына помидор төйиләр иде, ә согы юл буйлап агып бара. Диңгез балыгын да яратам.
— Тормышыгызда үтәлмәгән берәр хыял калдымы?
— Юк, бөтенесе тормышка ашып бара. Әмма калмады дип, бүген-иртәгә туктыйсы түгел әле. Барыбер берәр нәрсә уйлап табарга мөмкин. 17 тапкыр парашют белән сикердем, армиядә вакытта өйрәнүләр, укулар, тактик занятиеләр вакытында безне Казахстанга да ташладылар, Үзбәкстанга да... Төрле тау битләренә, далаларга да, диңгезгә дә, төнлә дә, көндез дә. Суга да хәтта. Хәзер менә җәйләрен Манзарас пляжында коткаручы булып эшлим. Суны яратам, кешеләргә ярдәм итәм: кемнедер — «эссе суга», икенчеләрен йөзәргә өйрәтәм, ә йөзә белүчеләрне коткаручы хезмәтенең нечкәлекләре белән таныштырам.
— Хәтерлим әле: узган ел бер ярышта десантчылар командасы составында коеп яңгыр яуганда футбол уйнаган идегез. Ә болай иң яраткан спорт төрегез нинди?
-Чаңгы инде, чаңгы-ы-ы! Әлмәттә дә чаңгы бүлегендә укыган идем. Хәзер дә ташламыйм, кар булмаганда, таякларымны кыстырып, скандинавча йөрүгә күчәм.
— Сезнең күзлектән, 185 метр биеклектән караганда хатын-кызның матурлыгы нәрсәдә, Артур абый?
— Белмим, күзләрдә, мөгаен. Кешенең күзенә карап, эчке халәтен, күп нәрсәне белеп була, бөтен мәгънә — кешенең күзендә. Һәрвакыт кешенең күзенә карап сөйләшәм. Ә матурлык табигый булуда.
— Бу тормышта иң курыккан әйберегез бармы соң?
— Юк. Бернәрсәдән дә курыкмыйм. Үлемнән дә. Табигать шулай яраткан бит инде. Кеше үз вакытында туа, балигъ була, яшүсмер, ир-ат, хатын-кыз чоры, картлык... Һәрберсенең үз этабы. Шул этапларны үтә алсаң һәм лаеклы, файдалы итеп уздырсаң бик яхшы.
— Ә сез менә кайсы чорда яшәр идегез? Әйтик, дворяннар чоры, бүгенге көн, әллә нинди казанышлар көтеләчәк киләчәктәме?
— Нәкъ менә шушы чорымда яшәвем белән бәхетле мин. Бервакыт машина алгач, Балыклыга кайттым. Су буена төштем дә чишмә янына утырып еладым. Мин ул вакытта мәктәптә психолог булып эшли идем. Уйга калдым, ә нәрсәгә елыйм соң әле? Чөнки мин үскәндәге кешеләрнең берсе дә калмаган. Өлкәннәр үлеп беткән. Миңа ул вакытта 50 яшь иде. Элек шушы чишмәдән су алып кайтулар бар иде бит дип искә алдым. Кеше үз илендә, үз Ватанында яшәргә тиеш. Чөнки әйләнә-тирәдәгеләр аңа якын, таныш. Ә мин кайткан вакытта авыл халкы үзгәргән, кемдер читкә киткән. Үземне айда ялгыз калган кеше кебек хис иттем. Без инде башка бу дөньяда яшәмәячәкбез. Алда әйтеп үткәнемчә, бер көн ул кечкенә генә тормыш, һәм аны яхшы итеп үткәрергә, кадерен белеп яшәргә кирәк. Сәяхәтләр, байдаркада Нократ буйлап йөзәргә яратам. Көн саен сәяхәт итәм: бүген, мәсәлән, мин монда. Иртәгә тау чаңгысы базасын әйләнеп кайтам. Берсекөнгә стадионны. Башка көннәрне күрше бистә, шәһәрләргә барам. Кечкенә генә сәяхәтләр ясарга кирәк. Бәлки ул синең күрше урамга, күрше авылга сәяхәтең булыр?! Гел хәрәкәт кирәк. Музейларда, күргәзмәләрдә булу мөһим. Чөнки ул көнне үзеңә нәрсә дә булса ачасың. Һәм баш мие яшәрә, аның өчен гимнастика була. Баш мие ул аякларга да тынычлык, тынгылык бирми, бөтен күзәнәкләрне эшләргә мәҗбүр итә. «Әйдә, тегендә, монда барып кайтыйк әле», — ди. Шундый тынгысыз кеше инде мин.
— Роза ханым да сүз әйтми инде? Ә ничек танышкан идегез?
— Юк, хезмәт чорымда да, хәзер дә тик тормавыма Раусалия ияләнгән инде. Ул — йорт кошы. Икебез бергә чыгып китеп, кайтып керүеңә өең әллә бар, әллә юк, әллә таланган ул, әллә янган (елмая, — авт.). 44 ел гомер итәбез, Эльвира һәм Айгөл исемле кызларыбыз, улыбыз Артур, оныкларыбыз бар. Әйе, мәхәббәтебез җимеше дип, улыбызга да Артур исемен Раусалия кушты. Мин каршы килмәдем. Элек спорт ярышларына барыр алдыннан гел табиб — аның аша үтә идек. Акыллы булуы, һөнәре, үз-үзен тотышы, «миниатюрная» булуы белән дә үзенә җәлеп итте. Никах күкләрдә язылган бит инде ул. Аны берничек тә алдан формалаштырып булмый.
— Артур абый, хезмәт юлыгызга да тукталыйк әле.
— Хезмәт юлымны, мәктәпне тәмамлагач, Кукмара итек фабрикасында слесарь булып башлап җибәрдем. Эшләгәндә ДОСААФ линиясе буенча Казанга парашют белән сикерергә җибәрделәр. 1972 елның май аенда армиягә алдылар. Үзбәкстанда һава десант гаскәрләрендә ике ел хезмәт иттем. Ташкент ул Төркестан хәрби округының башкаласы иде, һәм ике тапкыр хәрби парадта катнаштым. Күн итек табанына тимер дагалар тагып, очкыннар чыгарып, плацтан үтә торган идек. Армиядән кайткач та хәрби комиссариттан чыгуга мине Кукмара 3нче урта мәктәбенә чакырып алдылар, Әлмәт физкультура техникумына читтән торып укырга кердем. Үзем дә укыдым, балаларны да укыттым. Аннан соң «Урожай» спорт җәмгыятенә рәис итеп сайлап куйдылар. Авыл спорты белән бик нык кызыксындым. Спорткомитет рәисе вакытында исә шулай ук турыдан-туры авыллар, мәктәпләр, оешма-учреждениеләр белән эшләргә туры килде. Шул вакытта колхоз командалары арасында спартакиадалар оештыру модага кереп китте. Бу массакүләм спортны күтәрүгә этәргеч булды, ул традицияләр әле дә дәвам итә.
— Элеккеге Кукмара белән хәзерге Кукмара арасында аерма...
— Җир белән күк сыман. Кукмара базарына авыллардан чабата киеп, ат белән килерләр иде. Базар хәзерге урман хуҗалыгы оешмасына бара торган Коммунальная урамында буеннан-буена урнашкан иде. Авыл халкы урман чикләвеге сата. Әнинең дә фабрикадагы сменалардан чыгучы кызларга Октябрь урамында алма сатканын хәтерлим. Ә хәзерге Кукмарабыз башка кече шәһәрләр белән чагыштырганда ничек төзек, чиста. Чөнки җитәкчелек районыбызга яңа программалар эшчәнлеген кертү, заманча сәнәгать һәм торак объектлары төзү, гомумән, халыкның яшәү шартларын яхшырту буенча күләмле эш алып бара.
— Артур абый, әтиегезнең исеме үзенчәлекле...
— Әти минем Буа ягыныкы, Буа мишәре булган. Гыйльманов Август Зәки улы. Ул якларда шундыйрак исемнәр кушалар. Әйтик, мин белгәндә, Буада Клара Цеткин, Роза Люксембург урамнары, «Комментерн» колхозы бар иде. Әнием Газзәбикә Олыязда туып-үскән. Әти Шпицбергеннан кайтканда, Мәскәүдә салмыш кешеләр аңа пычак белән кадыйлар, һәм ул дәваханәдә үлә. Аңа ул вакытта 29 яшь була. Сентябрь аенда әтине үтерәләр, ике айдан, ноябрьдә мин туганмын. Әнием белән Балыклыда яшәүче апасында тордык. Аннан соң ул Кукмара кешесенә кияүгә чыкты да, Октябрь урамындагы йортка күченеп килдек. Әтинең каберен Мәскәүгә барып эзләп тә йөрдем әле, таба гына алмадым. Буадагы бабай янына берничә тапкыр кайтканым булды. Миңа монда, Кукмарада күбрәк ошый иде. Беренче мәктәптә укыдым. Белем алуы бик кызык иде.
— Тәртипле малай идегезме соң?
— Артык түгел инде. Балачакта авиамодельчеләр түгәрәге үзенә тартты, фоторәсемгә төшерергә ярата идем. Үзебез радиолар ясап, аңа антенналар беркетеп, төрле каналларны тыңладык. Рус мәктәбендә укучы яшьтәшләр белән «чәкәләшергә» дә туры килде, яшермим. Спортны яшьтән үз итүем аларга бирешергә юл куймады.
— Гомерегезнең иң рәхәт чоры дип, кайсын әйтер идегез? Балачак, яшүсмер вакыт, эшләгән дәвер, әллә лаеклы ялга чыккачмы?
— Бөтенесе дә рәхәт, әмма иң-иңе хәзерге чорым, лаеклы ялда булуым. Чөнки балалар урнашкан, оныклар карашабыз, алар белән үзара мөгамәлә яхшы, буш вакыт күп, ай саен пенсия килеп тора. Тормышны яратып яшисе дә яшисе әле безгә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев