Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Арпаяз авылыннан Бибирауза Габдрахманова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Истәлекле дата белән юбилярны район башлыгы Сергей Димитриев котлады

Кукмара районы Арпаяз авылында гомер итүче Бибирауза Габдрахманова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Истәлекле дата белән юбилярны район башлыгы Сергей Димитриев котлады, чәчәк бәйләме, Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Рәхмәт хаты һәм истәлек бүләге тапшырды. Шулай ук аны район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева, Пычак авыл җирлеге башлыгы Габделфәт Нәфыйков, “Әсәнбаш-Агро” җәмгыяте җитәкчесе Рөстәм Мөбарәкшин котлады.

Бибирауза апа Арпаяз авылында зур, тату гаиләдә төпчек бала булып дөньяга килә. Авылдашы Габдуллага кияүгә чыгып, тормыш корып җибәрәләр, биш бала үстерәләр.

- Тормышыбыз хезмәттә үтте, барысына да өлгердек: хуҗалыкта да эшләдек, балалар да тәрбияләдек. Яхшы яшибез, Аллага шөкер, пенсияне дә вакытында алабыз, - диде ул.

Бибирауза апа 9 оныгы һәм 3 оныкчыгы янәшәсендә гомер итә. Өлкән яшьтә булуына карамастан, ул әле дә газеталар укый, ашарга әзерли, хуҗалыкта да булыша.

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X