Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Армиядә хезмәт итүче егетләребез белән горурланабыз

Чиккән кулъяулык, озату кичәсе, вокзал... Солдат дигән сүзне ишетүгә, уллары армия хезмәтендә булган әниләрнең йөрәге сулкылдап ала, әтиләр сиздерми генә авыр сулый, өлкәннәр дога кыла, яшь кызлар, дуслары, туганнары, авылдашлары сагынып очрашу көтә...

Чишмәбаш авылының биш асыл егете бүгенге көндә Рәсәйнең төрле почмакларында хәрби хезмәтен үти. Рамазан Әхмәтшин– Воронеж өлкәсе, Богучар шәһәрендә, танкларга каршы артиллерия дивизионында. Зиннур Билалов - Дзержинский шәһәрендә, автомобиль гаскәрләрендә хезмәт итә. КамАЗ машинасында Мәскәү, Казан, Санкт-Петербург шәһәрләренә командировкаларга йөри. Рифнур Галимуллин– Сочи шәһәрендә, һава гаскәрләрендә, Инсаф Корбанов– Мәскәү астында, Алмаз Нәҗметдинов исә Чиләбедә, хәзерге вакытта хәрби укуда.
Безнең егетләр кайсы якларда гына хезмәт итсәләр дә, сынатмыйлар, Кукмара данын югары тоталар. Ә без – укытучылар, үзебезнең укучыларыбыз белән чын күңелдән горурланабыз, алар белән хәбәрләшеп торабыз. Газиз әниләренә сабырлык, әтиләргә түземлек телибез. Егетләрнең изге бурычларын үтәп, туган якларга исән – имин әйләнеп кайтуларын көтеп калабыз.
Суфия ШӘФИГУЛЛИНА, башлангыч сыйныфлар укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk