Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Арча районында юл-транспорт һәлакате булган: зыян күргән тугыз кешенең берсе вафат

Арча районы хастаханәсендә бу авариядә зыян күргән биш олы кеше һәм өч бала бар

Хастаханәдә Татарстанда җиңел машина бәрелешендә зыян күрүчеләрнең берсе үлгән. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Якынча мәгълүматларга караганда, кичә кичке сәгать алты тирәсендә «Рено» һәм «Лада» машиналары катнашында Иске Төрнәле авылы янында юл-транспорт һәлакәте булган.

«Барлык зыян күрүчеләрне Арча районы үзәк хастаханәсенә китергәннәр. 33 яшьлек ир-ат алган имгәнүләрдән хастаханәдә вафат булган. Тагын биш өлкән кешенең хәлен табиблар авыр дип бәялиләр. Биш, җиде һәм уналты яшьлек өч бала да хастаханәгә китерелгән. Хәзерге вакытта бер балага операция ясыйлар», - дип сөйләде «Татар-информ»га ведомствоның матбугат секретаре Әлфия Хәсәнова.

фото: очевидцы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk