Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Анжелика Әхмәтҗанова: Бакча безне ашата да, баета да

Әхмәтҗановларның зур теплицалар корып эшли башлаганнарына биш ел тирәсе булган. Хәзерге вакытта аларның янбакчаларында 8гә 25 метрлы – ике, 3кә 8 метрлы өч теплица урнашкан.

Моннан 32 элек Кукмарага эшкә билгеләнгән Түбән Кама кызы Анжелика Әхмәтҗанованы бүгенге көндә шәһәрдә белмәгән кеше аздыр. Хәзерге вакытта ул үзенең крестьян-фермер хуҗалыгында бар күңелен биреп яшелчәчелек белән шөгыльләнә. Янбакчаларындагы теплицаларда ниләр генә үсми!? Барысы да - хуҗаларның уңганлыгы һәм тырыш хезмәте нәтиҗәсе.

700ләп төп помидор яхшы гаскәр кебек рәт-рәт тезелеп утыра, кыярлар кояшка таба үрмәләгән, беренче уңышлары да өлгереп килә. Тагын башка бик күп төрле яшелчәләр, хәтта чәчәкләргә дә урын табылган. «Чүпләрен берүзем утыйм», - дип шаккаттырды әңгәмәдәшем. Бакчасына төрле химикатлар кертүгә кискен каршы ул. Кибет ашламалары да кулланмый. Иң яхшысы - чүпрә әчетеп сибү, бөтен үсемлекләргә дә файдасы күп, диде.

«Эссе булганда, көн кызуланганчы дип, теплицага иртәнге сәгать дүрттә үк чыгам. Караңгы төшеп, күз күрми башлагач кына өйгә керәм. Теплицага туфрак белән бергә тирес керткәч, чүп тә ярата мине: капкач шикелле була. Бу сезонда гына да рәт араларын өч тапкыр утадым инде. Быел кыярлар авырдан үсә, ә помидорлар яхшы китте. Помидор тизрәк төшсен өчен, аскы сабакларын өзәргә кирәк. Ә кыярның бишенче яфрагына хәтле бер яфрагын, үсентесен (пасынок) дә калдырасы түгел. Бишенче яфрактагы һәм аннан соңгы кыярларга тимибез,  үсентеләрен тагын шулай бишенче яфракка кадәр өзәсе. Шушы тәртиптә өч тапкыр кабатлыйсы. Аларны жәлләп калдырудан мәгънә юк, чөнки ул үзе дә уңыш бирми, башкаларга да комачаулый», -  диде бакчачы.

Анжелика апа беренче алган белеме буенча пешекче икән. Күптәннән инде әлеге һөнәре буенча эшләгәне булмаса да, аның тормышта һәрвакыт кирәге чыгып тора: яшелчә, җиләк-җимешләрдән ул ясаган консервлар ашап туймаслык.
Пешекче һөнәрен үзләштергәннән соң, кызны Кукмара районына эшкә билгелиләр. Бу аның Кукмара белән тәүге танышуы булмый, чөнки Анжелика апаның әнисе төп чыгышы буенча Өлгедән икән. Шуңа күрә кызның кечкенә вакыты, яшьлек еллары әлеге авылда үтә. Шунда булачак тормыш иптәше, Кукмара егете Газизҗан абый белән дә таныша. Алга китеп әйтим: алар бергәләп өч бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә кызларының үз гаиләләре бар, әти-әниләрен оныклар белән сөендерәләр, ә уллары исә тугызынчы сыйныфны тәмамлый.

Анжелика апа хезмәт юлын «Правда» колхозының ашханәсендә пешекче буларак башлап җибәрә. Ләкин бу сезонлы гына эш була. Аннан соң 18 яшьлек кыз, СМО-3 төзелеш оешмасына урнашып, берүзе зур коллективны тәмле аш-су белән сыйлый. Пешекче генә түгел, үзе - тәэмин итүче, үзе товарчы була. Әмма хезмәт кенәгәсендә язулар моның белән генә төгәлләнми, аңа яраткан эше белән шөгыльләнә башлаганчы, шактый урау юллар узарга туры килә. 9нчы мех фабрикасында мичтә тире көйдерүдә, җәмәгать туклану оешмасында, кибеттә бәхетен сынап карый.

Төрле өлкәләрдә эшләгәч, Анжелика апага яңа һөнәрләр үзләштерергә туры килә: берничә уку йортында белем ала. 
«У-у, кайларда гына укымадым мин», - дип елмая ул. Башта аш-су пешерү серләренә өйрәнсә, аннан сәүдә-икътисад, җиңел промышленность техникумын, авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Хисапчы хезмәтен, «1С» программасын үзләштерә.

«Бакчачылык белән шөгыльләнә башлаганга 30 еллап бар инде. Бу турыда һичкайчан үкенгәнем булмады, электән җир эшен үз иттем, яраттым. Башта фатирда яшәгән вакытта Өлгедәге утыз сутый җиребездә төрле яшелчә, җиләк-җимешләр үстердек. Андагы теплицаларны үзебез агачтан ясап, пленка белән капладык. Аннан хәзер яшәгән участогыбызны сатып алып, тимер каркастан җыелган, поликарбонат белән тышланган теплицалар урнаштырдык, әкренләп өй салу эшенә керештек. Теплица сатып алганда дәүләт тарафыннан бирелә торган грант акчаларының да файдасы тиде. Чөнки материаллар бик кыйммәт тора, мичен генә дә 250 мең сумга сатып алдык. Авылдагы участок та буш тормый, анда бәрәңге утыртабыз. Бакча безне ашата, эчертә, миллионнар эшләп булмаса да керемле итә. Моннан тыш, дүрт гектардан артык авыл хуҗалыгы җирләребез дә бар, анда бөртеклеләр игәбез», - диде ул.

Әхмәтҗановларның зур теплицалар корып эшли башлаганнарына биш ел тирәсе булган. Хәзерге вакытта аларның янбакчаларында 8гә 25 метрлы – ике, 3кә 8 метрлы өч теплица урнашкан. Аларның берсе җылытыла торган итеп көйләнгән, мичкә утын ягалар. Иң элек шунда эш башлана.

«Теплицага салкын февраль айларында ук керәбез һәм декабрьгә кадәр шунда кайнашабыз. Ә декабрь, гыйнварда теплицаларны ял иттерәбез, төрле микроб-инфекцияләрдән котылу өчен ачып җилләтеп, өшетеп алабыз. Шулай ук туфрагын да яңартып торырга кирәк. Анысын исә Можгадан кайтартабыз, черемә кертәбез. Теплицаларда иң элек төрле яшелчә кәлшәләре, суган, укроп, редиска үсә. Мәсәлән, яшел суган кыягын март аенда ук җыябыз. Аннан помидор, кыяр, борыч, баклажан, кәбестә сезоны җитә», - диде әңгәмәдәшем. 

Орлыкларны исә интернет аша заказ биреп кайтарта хуҗабикә, турыдан-туры җитештерүчедән алган вакытта күпкә ышанычлырак, дип аңлатты. Бакчачылык белән шөгыльләнә башлаганда күп өйрәнергә туры килә аңа, агрономнар белән аралаша, интернет челтәрләрендә дә казына.  Ничә еллар эшләү дәвамында шактый тәҗрибә туплый. Хәзер исә үзе бу өлкәдә «аяклы энциклопедия»дән ким түгел: кайсы сортның ничек уңыш бирәсен, үзенчәлекләрен белә. Өйләрендә бер бүлмәне яшелчә, консервларны саклау өчен склад итеп көйләгәннәр, үзенең базы да бар. Моннан тыш, Анжелика апа гөмбәче, җиләкче дә әле. Кара җиләккә хәтта Сосновка якларына хәтле бара. Болар барысы - әңгәмәдәшем өчен йөрәгенә рәхәтлек бирә торган, күңелле мәшәкатьләр. 

«Бу кадәр хуҗалыкны алып барырга ничек өлгерәсез?» – дип сорагач, ул: «Әле теплицаларны тагын да арттырырга исәп бар. Бакчадагы уңышларны күргәч, күңел үсеп китә, тагын да тырышыбрак эшлисе килә», - дип җавап бирде.

Анжелика ападан тәмле рецепт - помидордан «Анкл Бенс» 

3 килограмм помидор, 1 килограмм суган, 1 килограмм кишер, 5 данә кызыл борычны эре итеп турыйсы һәм 0,3 литр үсемлек мае кушып,  бер сәгать акрын утта пешерәсе. Аннан соң 300 грамм шикәр комы, 3 аш кашыгы тоз салып, тагын 20 минут пешерәсе. Әзер массаны стерильләштерелгән банкаларга тутырып куясы. 

Ашларыгыз тәмле булсын!

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk