Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Манзарас авылының Яңа һәм Солнечная урамнарында яшәүчеләр, суның начар сыйфатлы булуыннан интегәләр

90нчы еллардан бирле шулай интегәбез. Ә бит ай саен су өчен түләп барабыз. Бу проблеманы хәл итәргә вакыттыр инде

Без, Манзарас авылының Яңа һәм Солнечная урамнарында яшәүчеләр, суның начар сыйфатлы булуыннан интегәбез. Су бетеп торганнан соң, краннардан пычрак су килә. Без шул суны эчәргә мәҗбүрбез. Пычрак су өйгә үткәрелгән торбаларны да тыгылдыра. Өстәвенә, суның басымы җитмәү сәбәпле, кер юу машиналары да эшли алмый. 90нчы еллардан бирле шулай интегәбез. Ә бит ай саен су өчен түләп барабыз. Бу проблеманы хәл итәргә вакыттыр инде.

- Бу сорау буенча без “ВодоТехноСервис” оешмасы җитәкчесе Наил Гыймадиев белән сөйләштек. Аның сүзләренә караганда, елга бер тапкыр барлык су башнялары хлорлана һәм аларның төпләре чистартыла. Шулай ук су скважиналары санитар-эпидемиология хезмәте тарафыннан тикшерелә. Башняларның барысында да суның сыйфаты нормаларга туры килә.
“Южный” башнясыннан Солнечная урамына кадәр үзара салым акчасына 700 метр арага 100 миллиметрлы торба сузылып, Солнечная белән Хәлфин урамнары кисешкән җирдә кое казылды. Бу урында “Южный” башнясы белән Яшьләр урамындагы су скважинасы бергә тоташтырылачак. Шушы көннәрдә әлеге суүткәргеч башняга ялганачак. Шулай ук монда бер янгын гидранты урнаштырылачак. Ә 150 метрдан соң Солнечная урамына тагын бер гидрант кую каралган.
Ике башняны тоташтыру нәтиҗәсендә, без әлеге мәсьәләне уңай хәл итә алырбыз дип ышана

фото: https://pixabay.com/ru/photos/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk