Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Җанымның бер өлеше Дубайда калды

Әнекәем, ак мәрмәрдән салынган бу мәчетнең зурлыгы һәм матурлыгы! Ул дөньядагы иң олы алты мәчетнең берсе икән. Берьюлы кырык мең кешене сыйдыра ала, ди.

Түбән Камада яшәүче туганнан туганым Фәния шалтыратты:

– Күптәнге хыялымны тормышка ашырдым, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә барып кайттым бит, – диде. Ике ел элек булды бу.

И-и, сөендем инде аның өчен!

Дөрес, ерак илләрне күрүең белән бүген беркемне дә шаккатырып булмый. Шундый заман килде, кайберәүләр өчен хәзер чит дәүләтләргә сәфәр кылу – күрше авылга барып килү белән бер. Әмма кем нинди тәэсирләр белән кайта бит... Берәүләр көньяк кояшында кызынган йөз-кыяфәте белән һаваланып йөри, кемдер кибетләрен мактый, ә бер танышым нинди ризыклар ашавы турында сөйләп туялмады... Фәния исә – нечкә хисле зат, Әмирлекләргә аның күзләре белән карау кызыклы тоелды.

– 1 майда, таксига утырып, иптәш хатын Зөлфирә белән Казан аэропортына юл тоттык, – дип сөйләде ул. – Тирә-юньне күзләп, язгы ямьгә сокланып барам. Идел белән Кама елгалары кушылган урынга җиткәч, кыр казларының күплеген күреп таң калдым. Канатларын талдырып, туган якларына меңнәрчә чакрымнардан кайтканнар бит, бәгырькәйләр! Безнең исә китеп барышыбыз. Бу уйларга казларның моңлы итеп кычкырулары өстәлеп, күңелем тулды. Аучылар кошкайларның гомерләрен өзә күрмәсен, безгә дә исән-сау әйләнеп кайтырга язсын, дип теләдем.

“Боинг-737” белән һавага күтәрелдек. Мондый очкычларның һәлакәтләре ешаюы турында ничектер онытылган: куркытмады. Мамыктай күпереп торган ак болытлар өстеннән очабыз. Нәкъ сихри, матур төштәге кебек. Әмирлекләрнең эре шәһәре Дубайга кадәр биш сәгать вакыт сизелми дә үтте. Очкыч, җиргә төшәр алдыннан, махсус рәвештәме, шәһәр өстеннән әйләнеп йөрде. Кич иде. Аста бөтенләй башка дөнья пәйда булды: күккә ашкан бихисап йортлар, меңәрләгән утлар балкый... Аэропортка берьюлы унбиш самолет төште. Халыкның күплеге! Бер чакрымлап озынлыктагы аэропорт бинасы буйлап багажларыбызны эзләп киттек: мин - бер якка, Зөлфирә – икенче тарафка. Берзаман күрәм: икебезнең дә чемоданнарны сөйрәп килә бу.

Безне каршы алган җиңел машинага утырып, кунакханәгә юнәлдек. Руль артында – гарәп кешесе. Урысча берни аңламый, безгә инглизчә дәште. Гомумән, биредә барысы да инглизчә сөйләшә. Менә шул чакта чит телләрне белмәвемә үкендем инде. Аралашуда бармаклар ярдәмгә килде. “Син телсезләр мәктәбен тәмамладың мәллә?” – дип сорады Зөлфирә, минем оста аңлатуымны күреп. Әллә чынлап, әллә шаяртып әйтүе булды. Озын юлдан соң, кунакханәгә урнашкач, “кара яндырып” чәй эчәсе килде. Үзебез белән шоколад конфетлар, пакетлы чәй, электр чәйнеге дә алган идек. Әмма бүлмәдә евророзеткалар булганлыктан, чәйнекне утка тыга алмадык. Кесә телефонын корып та, чәчне бөдрәләткечне кыздырып та булмый. “Переходник” эзләп, кунакханә хезмәткәрләре янына киттем. Бер кулымның бармагы белән чәчләремне чорнап, икенче кулымның ике бармагын тырпайтып төртеп күрсәттем. Аңладылар... Тирләп-пешеп чәй эчкәннән соң, рәхәт булып, баш авыртулары бетеп китте. Тик суы бездәге кебек түгел: тәмсез икән. Тозлырак та.

Бүлмәдә суыткыч тора, эче тулы ризык. Аларга кагылмавың әйбәтрәк, чөнки ашамлыклар чамасыз кыйммәт, түләргә акчагыз җитмәс, дип кисәткәннәр иде. Мисал өчен: урамдагы бер кафеда бер чынаяк чәй белән катламлы бөккән (круассан) өчен, безнең акча белән исәпләгәндә, 250 сум түләдек. Хәер, биредә хезмәт хаклары да югары икән. Мәсәлән, җыештыручылар 130ар мең сум алалар, дип аңлатты безгә гид.

Ярый әле юллама бәясенә безне көнгә бер тапкыр – иртән ашату кергән. “Швед өстәле”ндә ниләр генә юк: итле ризыклар, көньяк җиләк-җимешләре, төрле тәм-томнар. Өстәлдән исә үзең белән берни дә алып китәргә ярамый. Шуңа күрә көн буена тук булырлык итеп сыйланырга тырышабыз. Көндезләрен банан, финики, гранат кебек җимешләр сатып алып капкалыйбыз. Аларның да бәяләре “тешли”. Кичен чәй эчәбез.

Икенче көнне үк диңгез буена юнәлдек. Урамдагы эсселеккә чыдый торган түгел: кырык градус чамасы. Телләр аңкауга ябыша. Пальмалар астында – су шланглары: тамчылап сугаралар. Су бик исәпле монда. Тизрәк дулкыннар кочагына чумарга иде, дибез.

Ниһаять, каршыбызда – Фарсы култыгы. Әкияти күренеш: офыкларга тоташкан зәңгәр сулыкта – ап-ак теплоходлар! Мондый матурлыктан сулышым кысылды хәтта, карашымны тиз генә ала алмадым. Ә суы шундый тозлы: коенып чыккач, бөтен тән кычытырга тотынды. Пляжда исә халык күп түгел, мондый хәл икенче елын күзәтелә, ди. Дөнья кризисы сәбәпче, янәсе. Әйтүләренчә, үткән елларда ярда бармак төртерлек урын булмаган.

Өченче көнне Әмирлекләрнең башкаласы Әбу-Даби каласына, шәех Зәед бән солтан Әл-Нахайян мәчетенә экскурсиягә киттек. Әнекәем, ак мәрмәрдән салынган бу мәчетнең зурлыгы һәм матурлыгы! Ул дөньядагы иң олы алты мәчетнең берсе икән. Берьюлы кырык мең кешене сыйдыра ала, ди. Безгә автобуста чакта ук озын киемнәр өләштеләр, яулыкларны үзебез белән алган идек. Йөзне капламасаң да була, ә менә аякларны күрсәтергә ярамый. Күлмәге артык озын булгач, бер хатын итәген күтәргән иде, аны шундук чыгарып җибәрделәр. Тәртипләргә буйсынырга кирәк, бер кешегә кисәтү ясалса, бөтен төркемне кире боралар.
“Йә Раббым, шушындый мәһабәт дин йортына килүем очраклы хәл түгел, мине бирегә югары көч – синең кодрәтең алып килгән, шушында дога кылу бәхете биргән”, – дип уйладым, күкрәк читлегемә сыймастай хисләргә бирелеп. Әмирлекләрне берләштергән һәм аның беренче президенты булган шәех әлеге мәчет янәшәсендә җирләнгән икән. Кабер өч кат таш киртә белән әйләндереп алынган. Анда беркемне дә кертмиләр. Дога укуымны күреп, сакта торучы полиция хезмәткәре беренче кат киртә эченә үтәргә рөхсәт бирде. Нинди бөек кешенең каберенә зиярәт кылу насыйп булды бит, йә!

Кунакханәгә кичен генә кайтып аудык...

Дубай шәһәренең сәүдә йортларын, “җырлаучы” фонтаннарын, океанариумны, зоопаркны берләштергән үзәк мәйданда булдык. Шәһәр идарәсе бинасы да шунда. Янәшәсендә тутый кошлар йөргәнен күреп, төркемебездән әллә ничә кеше шул тарафка юнәлгән иде, полицейскийның сызгыруы туктатты. Экскурсовод та орышып алды.

Киемнәргә килгәндә, үзебез белән озын җиңле кофталар, озын итәк-күлмәкләр алган идек. Яулыксыз йөрдек. Сүз әйтүче, игътибар итүче булмады. Ирләр дә бәйләнмәде. Ә менә Һиндстаннан килгән хатын-кызларның ялантәпи йөрүләрен күреп гаҗәпләндек.

Сәяхәтебезнең иң югары ноктасы... туры мәгънәсендә әйтүем: Дубайда гына түгел, дөньядагы иң биек бина – 163 катлы күктерәгечтә булды. Биеклеге 828 метр икән. Читтән күтәрелеп карасаң, башлар әйләнә. “Моны ничек төзи алганнар?!” – дип шаккатасың. Лифтта менгәндә колакларны самолеттагыдан ныграк кыса. Бик озак тоелды менү. Тәртип көчле: ничәдер кат аша үткән саен тикшерәләр, бер лифттан икенчесенә күчерәләр. Ниһаять, иң өске катка җиттек. Аска карарга чак көч таптым үземдә. Пыяла стеналарга якын килмичә, читтән үрелеп кенә күз салдым. Бөтен шәһәр уч төбендәге кебек. Кайберәүләр тәрәзәгә терәлеп үк карыйлар. Мин курыктым, йөрәгем еш-еш тибә башлады. Халык агымы зур: бер яктан менәләр, икенче яктан төшәләр. Лифтта төшкәндә шулай ук колакларны авырттырып кысты. Җиргә аяк баскач сөендем. Мондый биеклеккә күтәрелүне һәркемгә кирәк дип санамыйм: теләге булган кеше өчен генә ярый.

Калган вакытны диңгез буенда үткәрдек. Чума-чума коендык, еракка ук йөзеп кермәдек, билгеле. Бәхетебезгә, акулалар юк, диделәр. Су астында галәмәт матурлык, балыклар бик күп. Диңгез йолдызларын кул белән тотарга мөмкин хәтта. Чиркандыра, әлбәттә. Сувенир итеп алып кайтмакчы идек, ярамый икән: табигатькә зыян салу була. Шуңа карамастан ике казах хатыны, берничә “йолдыз”ны тотып, тартмага салып куйганнар. Киптерәләр, янәсе. Бүлмәләренә керсәк, үләксә базындагы кебек: тончыктыргыч сасы ис таралган, түзәр әмәл юк. Исләнмәсен өчен аларны уксуслы суга салып кайнатырга кирәк икән. Өйгә әйләнеп кайткач, шулай итәрбез әле, диделәр.

Бер атна вакыт тиз үтеп китте. Бер көнне генә диңгездә көчле дулкыннар кузгалып, ялыбызның ямен җибәрде. Ярый әле ком бураннары кузгалмады, атна буе кунакханәдә утырырга туры килгән булыр иде, дибез.

Казанга кайтып төшсәк, нибары ун градус җылылык. Ә без җәйге юка костюмнардан. Өстәвенә хәйләкәр таксист, безне Казан буйлап әйләндереп йөртеп, автовокзал урынына башка җиргә илтеп куйган. Зөлфирәнең кофтасы да шул машинада онытылып калган. Әй, туңдык та инде! Дубайдагы эсселек сагындырып куйды.

Такси яллап, чак кайтып җиттек. Фатирга керүгә чемоданны, киемнәрне тотып аттым да, ваннада кайнар суны мулдан агызып юынганнан соң, җылы, йомшак урыныма чумдым. Менә кайда икән ул оҗмах, ә син аны әллә кайдан эзләп йөргән буласың, дим үземә. Яшәгән җиреңнең кадерен белү өчен читтә йөреп кайтырга кирәк икән...

Шулай да җанымның бер өлеше Дубайда калды кебек. Җаннарның күчүен инкарь иткән ислам диненә ихлас ышансам да, кайчандыр үткән тормышымда мин шул илдә яшәгәнмен, дигән уй башымнан китми. Юкка гына ашкынмаганмын бит анда...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk