Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Ана капиталын машина алырга тотарга рөхсәт итәргә җыеналар

Автомобильдә кимендә өч кеше утырып йөрү өчен урын булырга тиеш.

Ана капиталын машина сатып алу өчен сарыф итәргә рөхсәт бирүләре мөмкин. 1 миллион сумга кадәрге бәядәге һәм безнең илдә ясалган автомобильне сатып алу өчен ана капиталын куллану турындагы закон проектын Дәүләт Думасын керттеләр. Бу турыда "Российская газета" хәбәр итте.

Автомобильдә кимендә өч пассажир урыны булырга, двигателе кимендә 125 ат көчле булырга тиеш.

Бу тәкъдимне "Гадел Россия" фракциясе депутатлары керткән. Алар фикеренчә, бала тугач, гаиләдә машинага ихтыяҗ күпкә арта. Закон кабул ителгән очракта гаиләләргә дә, Россия автопромына да ярдәм булачак дип саный депутатлар.

Хәзерге вакытта ана капиталының күпчелек өлеше торак шартларын яхшырту өчен сарыф ителә. 

Татар-информ

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X