Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Ана капиталы: Гаиләнең бер кешесенә күпме керем туры килүен ничек исәпләргә?

Бу турыда район пенсия фонды идарәсе начальнигы Марсиль Төхбәтуллин сөйли:

- Гаиләнең айлык акчалата түләүгә хокукы булуын белү өчен, аның соңгы 12 айдагы гомуми керемен башта 12гә, аннан гаиләдәге кеше санына бүлергә кирәк, бу очракта яңа туган бала да исәпкә алына. Әгәр килеп чыккан сан эшкә сәләтле гражданинның яшәү минимумыннан 1,5 тапкырга ким икән, гаилә ана капиталы средстволарыннан айлык акчалата түләүгә исәп тота ала. Татарстанда узган елның икенче кварталында эшкә сәләтле гражданинның яшәү минимумы күләме 9142 сум булды. Шуннан чыгып, 1,5 яшәү минимумы күләме 13713 сумга тигез. Ягъни гаиләдә бер кешенең айлык кереме шушы суммадан ким икән, һәм 2018 елда икенче балалары туган икән, алар ай саен ана капиталы исәбеннән 8490 сум алачаклар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев