Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Алдагы көннәрдә республикада аномаль җылы һава торышы булачак

24 мартка кадәр һаваның тәүлеклек температурасы нормадан 4 градуска югарырак булачак

Киләсе декадада Казанда һава температурасы нормадан шактый югары булачак. Шул турыда профессор, география фәннәре докторы, К(И)ФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев сөйләде. Бу хакта югары уку йортының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Галим сүзләренә караганда, бүген һәм иртәгә Татарстан башкаласында һава торышы үзәге Көнбатыш Себердә урнашкан антициклонның көнбатыш перифериясе белән билгеләнәчәк. Әмма аннан соң кояшның атлантик циклон йогынтысында болытлы һава торышы көтелә.

Гомумән алганда, язның беренче ае явым-төшемнәр күләме буенча да, һава температурасы буенча да аномаль булачак, диде Переведенцев. «24 мартка кадәр һава температурасы нормадан 4 градуска югарырак булачак. Март инде явым-төшем нормасын арттырып үтәде. КФУ метеостанциясе мәгълүматлары буенча, агымдагы айда 34 мм явым-төшем булды инде», - дип аңлатты ул.

Россия синоптиклары фаразына караганда, пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә Казанда вакытлыча явым-төшемнәр булырга мөмкин. Төнлә термометр баганалары -2 градуска кадәр төшәчәк. 21 мартта көндез исә һава +4 градуска кадәр җылыначак, 22 мартта +3 градус җылы булачак.

Шимбә көнне, 23 мартта, явым – төшем көтелми, бераз салкынайта: төнлә һава температурасы -1 градус, көндез +2 градус була. Якшәмбе көнне, 24 мартта кар һәм яңгыр рәвешендә бераз явым-төшемнәр көтелә. Көндез һава +3 градуска кадәр җылыначак.

Татар-информ

фото: Артур Закиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk