Аларны «Азат хатын” кавыштыра
Һәркем белән елмаеп, ачык итеп сөйләшүче Зәлияне почта хезмәтләреннән файдаланучы кукмаралылар арасында белмәүче сирәктер.
Зәлия белән Рафыйк Шәйдуллиннарның әлеге танышу тарихына тукталганчы, иң элек 38 елдан артык почта хезмәтендә эшләүче Зәлиянең тормыш дәфтәре битләренә берникадәр күз салыйк әле.
Элек, 80нче еллар ахырында, колхоз-совхозларда шундый тенденция бар иде: мәктәпне тәмамлаган укучыларны сыйныфлары белән бер елга туган төбәгендә эшкә калдыру. Кәркәүч урта мәктәбен тәмамлаган Зәлия дә сыйныфташлары белән бергә колхозда эшләргә ризалыгын бирә. Шулай итеп, “Ударник” колхозы хезмәткәрләренең саны бер көндә нәкъ 30 кешегә арта. Төгәл бер елдан соң Ташлы Елга авылы кызы Түбән Кама шәһәрендәге почта операторлары әзерли торган училищега укырга керә һәм, диплом алгач, Кукмара почта бүлегенә эшкә кайта.
Һәркем белән елмаеп, ачык итеп сөйләшүче Зәлияне почта хезмәтләреннән файдаланучы кукмаралылар арасында белмәүче сирәктер. Аның шушы еллар эчендә берәр вакыт клиентларына “бәрелеп”, тавыш күтәреп алганы булдымы икән? Юктыр, мөгаен.
Кукмарада почта системасындагы эшен үзәк урамнарда хат ташучы буларак башлап җибәрә ул. Ярты еллап кына эшләп кала: урын бушый да, вокзал почтасының ул чактагы җитәкчесе Раилә Сафиуллина аны үз янына оператор итеп чакыра. “Сине безгә күчерүләрен сорап, көн саен үзәк почта җитәкчесенә төшәм, җибәрәселәре килми”, – дип әйтә ул кызга.
– Бу вакытта вокзал почтасының кайнап, гөрләп эшли торган чоры. Барлык “обмен” (посылка, хатлар) шушы почта ноктасына җыела да, аны, ат җигеп, поездларга алып чыгалар. Равил абый Орлов, Рашидә апаларның атта йөргәннәрен хәтерлим әле, – ди Зәлия. – Ә Раилә апа мине хезмәтемнең бөтен нечкәлекләренә кадәр бик ныклап өйрәтте, аны хәзер дә сагынып, юксынып искә алам. Аннан соң Рафыйкка тормышка чыктым, декрет ялыннан соң үзәк почтада оператор булып эшли башладым һәм бүгенге көнгә кадәр шунда мин.
Ә Рафыйк белән танышулары да нәкъ менә үз хезмәтенә бәйле аның. Хат ташучы булып эшләгәндә, Степан Разин урамында яшәүче бер апа “Азат хатын” журналын почта тартмасына салмагансың дип, очраган саен сорап, көн саен каршысына чыгып, яшь кызның үзәгенә үтә. “Апа, куйдым мин ул журналны, бәлки кемдер алгандыр”, – дип аклануны да ишетми. Беркөнне, атна ахырында, автобуска утырып, Ташлы Елгага кайтып баручы кызның күзе шофер янындагы “Азат хатын” журналына төшә. Нәкъ теге югалган, аңа кирәкле сан! “Сез бу журналны миңа бирә алмассызмы?” – дигән бер сорау яшьләрне кавыштыра да инде. Кич белән Рафыйк журнал белән очрашуга килә…
Ипле генә итеп автобусын йөртүче, сабыр, тыныч Рафыйкны да районда танымаучылар сирәктер. Ул да бу хезмәтендә инде – 35 ел. Шәйдуллиннар ике игезәк уллары Ришат белән Илшатны үстереп (кечкенә чакта алар шуның кадәр бер-берсенә охшаш булалар, әниләре хәтта кулларына браслет бәйләп, берсенең кулындагы кечкенә генә миңе буенча аера), оныклар яраталар.
– Оператор хезмәтен сайлавыма бервакытта да үкенгәнем булмады. Шушы еллар эчендә ике генә тапкыр “больничный” алырга туры килде. Берсендә – аягымны авырттырып, икенчесендә коронавирус вакыты иде, почта бинасын ук яптылар, – ди үз эшенең остасы булган Зәлия. – Элек бөтен документ эше кулдан башкарылса да өлгерә идек, ә хәзер компьютер аша үтә. Хезмәтебез сабыр булуны, аралаша белүне, клиентларның бер сүздән нәрсә әйтергә теләүләрен аңлауны таләп итә. Шөкер, коллективтагы кызлар, җитәкчебез Гөлназ Яппарова белән аңлашып, килешеп, күңелле итеп эшлибез. Кукмараның ярты халкын беләм, дисәм дә хата булмас. Кеше дә күп, эше дә күп. Әмма миңа бик ошый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев